«Көн темасы» тапшыруы.«Замана кыңгыравы» милли драматургия фестивале
Түбән Камага кунакка берьюлы 13 театр киләчәк. Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры директоры Гүзәл Мөбарәкшина әйтүенчә, катнашучылар географиясе киң: Башкортстан, Оренбург, Йошкар-Ола, Татарстан районнарыннан коллективлар килүе көтелә.
6 көн дәвамында төрле мәйданчыкларда (Түбән Кама татар дәүләт драма театры һәм Яшь тамашачылар театры бинасында, Халык иҗаты йортында) тамашачыга һәм дәрәҗәле жюрига Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча куелган спектакльләрне тәкъдим итәчәкләр.
«Замана кыңгыравы» милли драматургия фестиваль-бәйгесе 13 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр узачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев