Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Зыян күрүчеләр юк

Кама Аланында микроавтобус янган. Гадәттән тыш хәл 1/03 йортының ишегалдында булган.

Коткаручылар хәбәр иткәнчә, машинаның моторы һәм салоны тулысынча янып беткән. Янгын мәйданы сигез квадрат метр тәшкил итә. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Тикшерү бара. 
Тагын бер янгын Түбән Камада 35 нче микрорайонда төзелүче балалар бакчасы янында чыккан. Бу юлы эчендә төзүчеләрнең эш кораллары булган «бытовка» янган.  Әлеге хәлнең сәбәпләрен төзүчеләр үзләре дә әйтә алмый. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җиткән, ялкын башка корылмаларга күчмәгән. Тикшерү бара.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев