Туган як

Үзебезне үзебез кайгырту өчен...

Аналар көне алдыннан гына Түбән Камада хатын-кызларның җәмәгать оешмасы барлыкка килде. Бер яктан караганда, бу ни өчен кирәк, хатын-кызга ни-нәрсә җитмәгән инде, вакытын кая куярга белмиме?! Ни кызганыч, безнең затның вакыт ягы бик тә кысан: яшьрәкләребез иртә таңнан баласын җитәкләп бакчага чаба, аннары - эшенә. Анысына да соңга калырга ярамый....

Аналар көне алдыннан гына Түбән Камада хатын-кызларның җәмәгать оешмасы барлыкка килде. Бер яктан караганда, бу ни өчен кирәк, хатын-кызга ни-нәрсә җитмәгән инде, вакытын кая куярга белмиме?!

Ни кызганыч, безнең затның вакыт ягы бик тә кысан: яшьрәкләребез иртә таңнан баласын җитәкләп бакчага чаба, аннары - эшенә. Анысына да соңга калырга ярамый. Кичтән эштән кайтышлый кибеткә кереп пакет-пакет ризык җыя һәм сабыен бакчадан алып өенә йөгерә. Өйдә исә аның өчен икенче смена башлана. Бу - көчсез зат саналучы теләсә кайсы хатынның тормыш рәвеше. Хатын-кызның хезмәт урынында эшен җиренә җиткереп үтәвенә, баласын карарга, ашарга пешереп, кер юып, өй җыштырырга да өлгерүенә ир-атның исе дә китми. Чөнки алар әзергә бәзер яшәргә күнеккәннәр. Шул хакта сүз кузгатсаң, җаваплары дә әзер: «совет власте тигез хокук биреп, хатыннарны бозды, алып уздылар, ирләрне санламыйлар». Хәер, төрле югарылыктагы һәм төрле дәрәҗәдәге идарәчеләр бары тик ир-атлардан гына торган җәмгыятьтә башкача була да алмый...

Үзләренең бар проблемаларын уртага салып сөйләшеп, аларны хәл итү юлларын билгеләү өчен музыка колледжының концертлар залына җыелган хатын-кызларга Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшинның видеокотлау-мөрәҗәгатендә яңгыраган «сезнең идеяне тулысынча хуплыйм», дигән сүзләре канат куйгандай булды.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказинаның үз чыгышында Россия җәмгыяте белән, Швеция мисалында, чит илләрдәге хатын-кызлар тормышын чагылдырган чагыштыруларын залдагылар аеруча зур игътибар белән тыңладылар. Ә инде үз җирлегебезгә кагылышлы статистика беркемне дә битараф калдырмагандыр.

Шәһәребездә яшәүче 227 мең кешенең 121 меңен хатын-кызлар тәшкил итә. Балалар - 45 мең, шуларның 3155е әле шушы елда гына дөньяга килгән. Ул хатыннарның күпмесе гаиләдә ирләренең кыйнау-рәнҗетүләренә теш кысып түзәдер. Түзә алмаганнары да юк түгел. Узган ун ай эчендә 22 җинаять эше кузгатылуы шуны раслый. Бездә эшсез хатын-кызларның да шактый икәне телгә алынды (хәтерем ялгышмаса, андыйлар 1646).

Әнә шуларны гына исәпкә алсаң да, хәзерге вакытта хатын-кызга карата җәмгыятьтәге мөнәсәбәтне үзгәртү зарурлыгы аңлашыладыр. Әмма хатын-кызның хәлен аның үз теләгеннән, үз катнашыннан башка яхшы якка үзгәртү һич тә мөмкин түгел. Алда телгә алып үткәнчә, идарә дилбегәсе - көчле затлар кулында. Сәясәттә хатын-кызларның катнашуы буенча Россия дөньяда 99нчы урында! Бу төрле югарылыктагы депутатлар мисалында да ачык күренә. Россия Дәүләт Думасында 450 депутатның - 65ен, Татарстан Дәүләт Советында 100 депутатның -13ен, ә үзебезнең Түбән Камада исә ... депутатның 2сен генә хатын-кыз тәшкил итә.

Э.Долотказина чыгышында яңгыраган әлеге мәгълүмат белән танышкач, «Туган як»ны укучы гап-гади хатын-кыз затының бу язмада үз көндәлек тормышы өчен мөһим булган мәсьәләләр турында да укыйсы килер. Башлык урынбасары аларына да аерым тукталды. Мисалга ул барыбызны да борчуга салган юлларны китерде. Ирләрнең җитәкчеләре дә, гадиләре дә машинадан төшеп тормагач, җай чыгуга шәһәр урамнарындагы олы юлларны ремонтларга-төзәтергә керешәләр. Тик биек үкчәле туфлиләре белән хатын-кыз йөри торган тротуарларга гына кул тими, шул җимерелеп беткән килеш кала бирә. Карлы кышта да шул ук хәл: машина юллары чистартыла, җәяүлеләр юлларының күпчелеге карга күмелеп ята.

Монысы кемнәргәдер вак мәсьәлә булып тоелыр, әмма яшь баласын күтәреп я арбада тартып йөрүче хатын-кыз өчен мөһим... Тормышта авыр хәлдә калган хатын-кызлар, яшь гаиләләр, балалар да кайгыртуга, кемнеңдер ярдәм кулы сузуына мохтаҗлар. Хатын-кызлар ошемасы әнә шуларны хәл итү өчен дә кирәк.

Түбәнкамалы хатын-кызларның үз оешмаларын булдыру турындагы фикерләрен хуплап, «Женщины Татарстана» республикакүләм оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева Татарстандагы эшләүчеләрнең яртысы хатын-кызлар икәнен ассызыклап үтте. Бигрәк тә, мәгариф, сәламәтлек саклау тармакларында безнең зат зур күпчелекне тәшкил итә икән. Ни кызганыч, нинди генә чаралар күрелсә дә, елның-елында Татарстанда 300ләп хатын үз сабыен бала табу йортында ук калдырып чыга. Моннан котылу өчен, бәлки кризис үзәге төзеп, авыр хәлдә калган хатыннарга эшкә урнашканчы ярдәм итүне оештырыргадыр, дигән фикер дә белдерде З.Вәлиева.

Залдагылар, шулай ук, ГАИ хезмәткәре Ирина Шәйхетдинова, «Веста» үзәге директоры Татьяна Мыльникова үз чыгышларында күтәргән мәсьәләләрне дә зур игътибар белән тыңладылар. Соңыннан, бертавыштан, «Түбән Кама хатын-кызлары» җәмәгать оешмасының идарәсе һәм аның җитәкчесе сайланды.

Шулай итеп, безнең төбәк хатын-кызларының алга таба үз тормышларындагы барча мәсьәләләр буенча киңәшләшер, ярдәм көтәр һәм үзе дә кулыннан килгәнчә булышырлык сердәше - муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Рәвгать кызы Долотказина җитәкчелегендәге «Түбән Кама хатын-кызлары» җәмәгать оешмасы эшли башлады. Аның язмышы шәһәрдә туксанынчы елларда эшләп алган шундый ук оешманыкы шикелле күңелсез тәмамланмасын дисәк, хатын-кызлар, әйдәгез, битарафлыкны һәм кыенсынуны читкә куеп торып, үзебезне үзебез кайгыртырга өйрәнә башлыйк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: