Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Юл йөрү кагыйдәләрен балалар бакчасында ук өйрәнәләр

17 апрельдә шәһәребезгә Татарстан эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Рифкать Миңнеханов килде. Ул Түбән Кама юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекциясе эшчәнлегенә йомгак ясауда катнашты һәм 91нче балалар бакчасында булды. Муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, Түбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы Айрат Садыйков һәм мәктәпкәчә белем бирү идарәсе...

17 апрельдә шәһәребезгә Татарстан эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Рифкать Миңнеханов килде. Ул Түбән Кама юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекциясе эшчәнлегенә йомгак ясауда катнашты һәм 91нче балалар бакчасында булды.

Муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, Түбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы Айрат Садыйков һәм мәктәпкәчә белем бирү идарәсе начальнигы Гөлнара Хөсәенова озатуында, Рифкать Миңнеханов балалар шөгыльләнә торган төркемнәрне карады. Аның әлеге визиты очраклы гына түгел иде. «Бәләкәч» программасы буенча төзелгән әлеге бакчада балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә аерым игътибар бирелә, махсус стендлар һәм уен өстәлләре бар. Алар ярдәмендә балалар юл билгеләрен, юлда йөргәндә үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәнә.
Р.Миңнеханов бакчаның архитектурасына һәм кабинетларның җиһазланы-шына югары бәя бирде. А.Метшин, яңа микрорайон булганлыктан, бу балалар бакчасына ихтыяҗ зур булуын, шуңа күрә, «Бәләкәч» программасы буенча, узган ел төзеп тапшырылуы турында әйтте.
260 урынга исәпләнгән ике катлы балалар бакчасында 14 төркем бар. Һәрберсендә интерактив такталар һәм мультимедиа җиһазлары урнаштырылган. Спорт һәм музыка заллары, компьютер классы, релаксация өчен бүлмә, татар теле кабинеты һ.б. бар. Һәр төркемгә педагоглар өчен ноутбук куелган.
Р.Миңнеханов та буш кул белән килмәгән икән. «Сүз дә юк, бакчаның җиһазланышы яхшы, тик монысы да артык булмас», - дип, юл йөрү кагыйдәләре өйрәтә торган автокласска интерактив җиһазлар алу өчен сертификат тапшырды ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев