Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Югалган малай исән-сау табылган

Беренче декабрьдә, кичке алтыда Химиклар проспектындагы «Затейник» яшүсмерләр клубыннан чыгып китеп, югалган бала бар түбәнкамалыларны аякка бастырды.

Волонтерлар, баланың туганнары һәм читләрнең язмышына битараф кал-маган шәһәрдәшләр 9 яшьлек малайны төне буе эзләгәннәр. Йортларны, подъездларны, урамнарны йөреп чыгу да нәтиҗә бирмәгән иде.
Һәм, ниһаять, икенче декабрьдә иртән сигезләр тирәсендә «Малай табылды!» дигән сөенечле хәбәр килеп иреште. Баланы Бакый Урманче урамындагы тукталышларның берсендә Александр Шапошников эштән кайтышлый күреп ала. Ул ялгызы гына басып торган малайны күреп алып, битараф калмыйча, әңгәмә кора. Сөйләшә башлагач, аның билгеләре буенча, алар 1 декабрь көнне хә-бәр ителгән иде, югалган малай икәнен аңлап, полиция чакырта. Бу сабыйның төн буе кайда булганы әлегә билгесез.
Сабыйның әнисе, Александр Геннадьевичка зур рәхмәтләрен җиткерде. Түбән Кама шәһәре Эчке эшләр идарәсе дә егеткә рәхмәт хаты тапшырды.
Хәзер, бик еш кына яшьләр усал, битараф, дип зарланырга яратабыз. Менә бит, игелекле, ярдәмчел яшьләр дә бар икән. Бала-чаганың әле башы да эшләп бетмәскә, югалу-югалмауны бер уен итеп карарга мөмкин. Бу сабыйның да юлында начар бәндәләр түгел (азмыни бүгенге көндә мәрхәмәтсезләр, педофиллар), яхшы кеше очраган. Киләчәктә башка түбәнкамалыларга да тукталышларда, йорт подъездларында, уен мәйданчыкларында ялгызы гына басып торган балаларны күрсәләр, дәшми китмәсеннәр, яннарына барып хәлләрен белешсеннәр иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев