Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Йомгак ясалды

Эчке эшләр министрлыгы Түбән Кама районы идарәсенең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Анда ТР эчке эшләр министры урынбасары - Баш тикшерү идарәсе начальнигы Владимир Изаак, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Түбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы Владимир Ветлугин һ.б. катнашты. Узган ел 2825 җинаять теркәлгән. 2016 ел белән...

Эчке эшләр министрлыгы Түбән Кама районы идарәсенең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Анда ТР эчке эшләр министры урынбасары - Баш тикшерү идарәсе начальнигы Владимир Изаак, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Түбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы Владимир Ветлугин һ.б. катнашты.
Узган ел 2825 җинаять теркәлгән. 2016 ел белән чагыштырганда, янап һөҗүм итү очраклары - 47 процентка, янау юлы белән акча талау - 22 процентка, квартирлардан һәм йортлардан урлау очраклары 15 процентка кимегән. Барлыгы 600 авыр һәм аеруча авыр җинаять эшләнгән. Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан 90 җинаятьче табылып кулга алынган. Җәмәгать урыннарында 1011 җинаять теркәлгән. Талау, алдау, урлаулар арткан.
2675 яшүсмер һәм ата-ана административ җаваплылыкка тартылган. Балигъ булмаганнар катнашында җинаять кылу очраклары да арткан.
Йомгаклау киңәшмәсендә узган елның юл-транспорт нәтиҗәләренә дә тукталдылар. Барлыгы 230 авария булган. 2016 ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 20 процентка кимрәк. Юлларда 13 кеше гомере өзелгән, 285е җәрәхәтләнгән.
Киңәшмәдә 2018 елга куелган бурычлар турында да әйтелде. «Бердәм бурычыбыз - җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, гражданнарның хокукларын һәм ихтыяҗларын яклау», - дип ассызыклады шәһәр мэры. Үз чиратында, Владимир Изаак төп бурыч итеп кадрлар белән эшләүне билгеләде. Әлеге фикерне Айдар Метшин да хуплады, эшкә килгән яңа белгечләргә ярдәм күрсәтеп, торак белән тәэмин итү мөмкинлеге турында да җиткерде.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев