Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Җылылык бәяләре нишләп «пешерә»?

Гыйнвар аена килгән коммуналь түләүләр квитанцияләрендә, җылылык өчен түләүнең арткан булуы түбәнкамалыларны аптырашта калдырды.

  • Атна башында Советлар йортында узган «түгәрәк өстәл» утырышында коммуналь хезмәтләргә түләүләр исәп-хисап счетында җылылык өчен түләүнең ни сәбәпле артуы турында сүз барды.

Чыннан да, гыйнвар ае өчен кулларына исап-хисап счетларын алгач, күпләр гаҗәпкә калгандыр? Бу көннәрдә үзара очрашканда таныш-белеш, туган-тумача, эштә хезмәттәшләр нәкъ менә шул хакта сөйләштеләр. «Түләүләр кемгә күпме килгән?», «Җылылыкка бәяләр нишләп шулай арткан икән?» дигән сорауларны еш ишетергә туры килде.
Сораштырулар нәрсә күрсәтә?
Бу уңайдан, НТРның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә, язылучылар арасында сораштыру уздырып алырга да өлгерделәр. «Сезгә гыйнвар аена җылылык өчен күпме түләү исәпләгәннәр?» дигән сорауга 50 ләп кеше җавап биргән, һәрберсе үзләренең квитанцияләренә килгән санны күрсәткән. Комментарияләрдә ара-тирә язылган «Ужас!» дигән сүзләрдән һәм шуларга тиңдәшле «смайлик»лардан күренгәнчә, күпләр аптырауда.

  • Әйдәгез, шул саннарга күз салыйк: 1 бүлмәле квартирга (кызганыч, кайберләрендә генә торакның мәйданы күрсәтелгән) исәп-хисап счетларындагы бәяләр 1630 сумнан 2100 сумга кадәр, 2 бүлмәлегә – 1995-3630 сум, 3 бүлмәлегә – 3324-5841 сум, 4 бүлмәле квартирга – 4100-6235 сум.

Минем үземнең 3 бүлмәле квартирга гыйнвар ае өчен килгән квитанциянең җылылык графасында 3350 сум тора. Ә аннан алдагы айда, ягъни 2021 елның декабре өчен килгән квитанциядә ул 2839 сум гына иде. Аерма – 511 сум – аз түгел, билгеле.
Гыйнвар салкын килгән! Шул гынамы?..
Әнә шундый кискен үзгәрешне күргәч, һәркемдә дә «Ни өчен? Сәбәп нәрсәдә? Кинәт кенә бик күпкә арткан түгелме?» дигән сораулар тумыйча калмагандыр? Һәм, әлбәттә, халык арасындагы ризасызлыклар шул тармакта эшләүче белгечләргә һәм шәһәр җитәкчеләренә дә ишетелгән. Юкса, бер сәбәпсезгә «түгәрәк өстәл» җыярлар идеме?!
Ә анда сөйләшү әлеге хәлгә китергән сәбәпләрне тикшерүдән башланды. Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе Юрий Болтиков җылылык өчен түләүдәге үзгәрешләрнең декабрьдә һава температурасының җылырак, ә гыйнварда салкын булуына бәйләп аңлатырга тырышты. Әйтик, декабрь аенда уртача һава температурасы -8, ә гыйнварда -10,3 градус тәшкил иткән. «Барлык йортлар да гомумйорт приборлары белән җиһазландырылган һәм җылылык өчен исәп-хисап шулар буенча башкарыла. Узган елның шул чоры белән чагыштырып, анализ үткәрдек. 2021 елның гыйнварында уртача һава температурасы -10,4 градус булган. Узган елгы белән быелгы түләүләр аермасы 4 процент кына. Тагын шунысы да бар, узган елның июлендә җылылык өчен тарифлар 5,6 процентка артты да бит әле», – диде ул.
Җитәкче түбәнкамалыларга идарәче компаниягә мөрәҗәгать итеп, белгечләрдән үзләренең сорауларына төгәл җавап алу яки 072 телефоны буенча гариза калдыру мөмкинлеге турында да искәртергә онытмады.
Җылылык, урамны җылыту өчен бирелми...
Дөрес, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе җылылык өчен түләү күләмен киметүнең башка юллары турында да сөйләде. Моның өчен һәркем игътибарлы булырга, үз йортында, квартирында җылылык югалтуларга юл куймаска тиеш. Җылылык урамны түгел, ә йортны һәм квартирларны җылыту өчен бирелә, шуңа күрә подъезд тәрәзәләрен һәм ишекләрен ябып
йөрергә кирәк. Шулай ук, үз квартирыңдагы җылылык батареяларын җылылыкны көйләү системасы белән җиһазларга була. Моның өчен җылыту сезоны башланганчы идарәче компаниягә мөрәҗәгать итеп гариза язарга кирәк. Шунысын да белеп тору урынлы – инженерлык системасын үз белдеге белән үзгәртеп корган очракта, квартир хуҗасына штраф яный...
Инде менә февраль аеның уртасына якынлашабыз. Әле салкын көннәр бөтенләй булмады. Ай ахырында, язга таба, нык суыклар булмас та инде ул. Димәк, февраль аена билгеләнгән җылылык бәяләре
алай ук «пешермәс» дип өметләнергә нигез бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев