Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Ятимнәр квартирлы булды

Түбән Камада Менделеев урамындагы 23нче йортта зур бәйрәм узды. «Ятим балаларны торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында, яңа йортта 30 кешегә квартир ачкычы тапшырылды. «Һәр кеше өчен үз йорты булу бик тә мөһим. Йорт - ул уңайлылык, куркынычсызлык, тормыш һәм гаилә барлыкка килә торган нигез, - дип ассызыклады Түбән Кама...

Түбән Камада Менделеев урамындагы 23нче йортта зур бәйрәм узды. «Ятим балаларны торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында, яңа йортта 30 кешегә квартир ачкычы тапшырылды.

«Һәр кеше өчен үз йорты булу бик тә мөһим. Йорт - ул уңайлылык, куркынычсызлык, тормыш һәм гаилә барлыкка килә торган нигез, - дип ассызыклады Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин. - Бүгенге шатлыклы вакыйга өчен күп кеше хезмәт куйды. Әлеге программаны тәкъдим иткән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, кураторы - Мәгариф һәм фән министрлыгына, Дәүләт торак фондына һәм башкаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез».

Квартирлар беренче чиратта 18 яшьтән өлкәнрәк булган һөнәри яки югары уку йортын тәмамлаучыларга, хәрби хезмәт сафларыннан кайтучыларга бирелә. Яңа йортта барлык уңайлыклары булган бер бүлмәле квартирларга күчәчәк 30 кешенең җидесе - түбәнкамалы, калганнары Алабуга, Зәй, Минзәлә, Яр Чаллы һ.б. муниципаль районнардан килгән. Кайберләренең гаиләләре дә бар. Алар өчен Түбән Камада яшәр һәм эшләр өчен мөмкинлекләр зур. Иң мөһиме: булганның кадерен белеп, торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп бару.

«Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасын үтәүче булып тора: без аларны исәпкә куябыз, балалар йортыннан чыккач та барлап-күзәтеп торабыз, һөнәри яки югары уку йортларына кергәндә торак белән тәэмин итәбез, - дип аңлата ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима. - 2017 елда әлеге программа буенча 305 татарстанлыны тораклы итү планлаштырыла. Моңа республика бюджетыннан - 302 миллион, федераль бюджеттан 43 миллион сум бүлеп бирелгән. Быел квартир алу хокукы булган 1246 кеше исәпкә кертелде».

Башка еллардан аермалы буларак, ятим балаларга квартир ел ахырында түгел, ә яздан бирелә башлаган. 180 кеше аерым торак белән тәэмин ителгән инде. Программаны быел ноябрь аена кадәр тормышка ашыру планлаштырыла.

Бүгенге көндә республикада 30дан артык социаль программа эшли. Шуларның бер өлеше торак хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән: яшь гаиләләр, ятим балалар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, биш һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләр, шулай ук социаль ипотека буенча чиратка басучылар һ.б. квартир белән тәэмин ителә. Түбән Камада да әлеге программалар буенча эш актив бара. Быел гына да торак төзү программасы буенча гамәлгә 130 мең квадрат метр тапшыру планлаштырыла.

Шул ук вакытта шәһәрдә ятим балаларга квартирлар яки районнарда йортлар да бүлеп бирелә. Әлеге программа буенча эш 2008 елдан бара. Бу вакыт эчендә барлыгы 104 кеше яңа квартирга ия булды.

Шушы көннәрдә шул ук йортка 18 табиб та урнашачак. Аларга торак «ТРда квартир төзелеше үсеше» программасы кысаларында арендага биреләчәк.

Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА
Кристина Свешникова фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X