Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Яңалыклар

Кабул итәләр Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра. 23 мартта (пәнҗешәмбе) - Россия эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы идарәсе начальнигы Р.Ш.Хөснетдинов кабул итә. Адрес: Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче бүлмә. Алдан 36-05-62 номеры белән телефоннан шалтыратып, язылып куярга...

Кабул итәләр
Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра.
23 мартта (пәнҗешәмбе) - Россия эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы идарәсе начальнигы Р.Ш.Хөснетдинов кабул итә.
Адрес: Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче бүлмә. Алдан 36-05-62 номеры белән телефоннан шалтыратып, язылып куярга кирәк.
* * *
24 мартта «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Түбән Кама бүле-гендә бушлай юридик ярдәм көне уздырыла.
8.00-10.00 сәгатьтә - нотариус, 10.00-12.00 сәгатьтә - адвокат, 12.00- 14.00 сәгатьтә - суд приставлары, 14.00-16.00 сәгатьтә - прокуратура хезмәткәрләре кабул итә.
Адрес: Студентлар урамы, 9нчы йорт. Өстәмә мәгълүмат алу өчен телефон: 41-71-95.
Искә алу кичәсе
24 март көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә башкорт язучысы Рәми Гариповның 85 еллык юбилее уңаеннан, «Киләчәккә ышанычым - халыкта» искә алу кичәсе була.
Анда курай моңнарына уралып, язучының тормышы, иҗаты белән танышу мөмкинлеге булачак. Кичә 17.00 сәгатьтә башлана.
Рәхим итегез!
Түбән Камада җыелачаклар
27 мартта Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусында беренче мәртәбә барабанчылар бәйгесе узачак.
Конкурста республиканыӊ барлык кадет мәктәпләреннән отрядлар катнашачак. Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 15 кадет әктәбе бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев