Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Яңа елга яңа планнар белән

Шәһәр һәм район Советы депутатларының йомгаклау сессиясе узды. Анда Түбән Кама бюджеты, «Шәһәрнең почетлы гражданины» исемен бирү һ.б.лар турында сүз барды. Түбән Кама депутатлары 2018 елга шәһәр һәм район бюджеты кабул иттеләр. Аның керем өлеше 5 миллиард сум тәшкил итә, шуларның 4 миллиарды мәгарифкә тотылачак, 126 миллион сум социаль сәясәт...

Шәһәр һәм район Советы депутатларының йомгаклау сессиясе узды. Анда Түбән Кама бюджеты, «Шәһәрнең почетлы гражданины» исемен бирү һ.б.лар турында сүз барды.
Түбән Кама депутатлары 2018 елга шәһәр һәм район бюджеты кабул иттеләр. Аның керем өлеше 5 миллиард сум тәшкил итә, шуларның 4 миллиарды мәгарифкә тотылачак, 126 миллион сум социаль сәясәт үсешенә кертеләчәк, торак-коммуналь өлкәсенә 105 миллион сум бүлеп биреләчәк.
Сессиядә каралган темаларның тагын берсе - Түбән Камада кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү перспективалары. Бу өлкәдә быел уңышлар күп булды: эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге эшләп килә, шәһәр һәм район туристлык эшмәкәрлеген үстерүгә нигез салына башлады, безнең мәйданнарда чит ил инвесторлары катнашында промышленность парклары булдырыла. Димәк, шәһәрдәшләр эшсез калмаячак.
Депутатлар сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен оештырылган «Рубаха» кластеры рәисен дә сайлады. Бу вазифаларны моңа кадәр мәгълүмати үзәктә эшләгән Яна Анисимова башкарачак.
«Түбән Кама шәһәренең почетлы гражданины» исеме «Базар комплексы» генераль директоры Тамара Баһаветдиновага бирелде.
Тагын бер яхшы яңалык: торак-коммуналь хуҗалыгы, полиция һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә эшләүче 11 хезмәткәр «служебный» торакны милек буларак рәсмиләштерә алачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев