Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Яңа елда безне ниләр көтә?

2018 елның 1 гыйнварыннан законнардагы үзгәрешләр гамәлгә аша башлады. Алар тормышның төрле өлкәләренә кагыла. Балалар - тормыш гөле Яшь гаиләләр өчен зур һәм куанычлы яңалыкның берсе - ана капиталы программасының 2021 елга кадәр озайтылуы. Икенче балалары туган гаиләләр 1,5 ел дәвамында ана капиталыннан акча алу хокукына ия. Беренче сабыйлары дөньяга...

2018 елның 1 гыйнварыннан законнардагы үзгәрешләр гамәлгә аша башлады. Алар тормышның төрле өлкәләренә кагыла.

Балалар - тормыш гөле
Яшь гаиләләр өчен зур һәм куанычлы яңалыкның берсе - ана капиталы программасының 2021 елга кадәр озайтылуы. Икенче балалары туган гаиләләр 1,5 ел дәвамында ана капиталыннан акча алу хокукына ия. Беренче сабыйлары дөньяга килгән аналар да ярдәмсез калмаячак - аларга ай саен 8 меңнән артык сум түләнәчәк. Әмма бу очракта гаилә кереме яшәү минимумыннан 1,5 мәртәбәдән артмаска тиеш.
Инвалид балалар өчен пен-сия күләме артачак, булган ташламалар шул килеш калачак. 1 гыйнвардан ата-аналары билгеле булмаган балаларга (бала табу йортында аналары баш тарткан, ташландык балалар) социаль пенсия түләнә башлый. Аның күләме айга 10 068 сум тәшкил итәчәк. Әлеге акчаны бала 18 яше тулганчы, ә югары уку йортының көндезге бүлегенә укырга керсә, 23 яшькә кадәр алачак.
 
Эх машина, машина...
Ә менә машина йөртүчеләргә карата законнар, киресенчә, җитдиләнде. Алиментларын, кредитларын һ.б.ны түләмәүче машина хуҗалары һәм үз автомобильләре булмаган йөртүчеләр өчен начар яңалык: 2018 ел башыннан суд приставлары аларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә ала. Бу бурычлары 10 мең сумнан артык булганнарга гына кагыла.
Штрафларга килгәндә: бер өлешен урында, калганын өч атна эчендә түләргә кирәк. Дәүләт реестрында теркәлмәгән машинаны йөртү 5000 сумга төшәчәк.
Светофорның кызыл утына узган йөртүче штраф түли, кабат тотылса, алты айга автомобиль йөртү таныклыгыннан коры кала.
1 гыйнвардан тәрәзәне тонировкалау буенча кагыйдәне кабат бозган өчен штраф 5000 сумга кадәр җитә. Тәртип бозучыны беркетмә төземичә генә җәзага тартырга мөмкиннәр. Моның өчен «Народный инспектор» приложениесендә видеоязма да җитә. Тәмәке тартучыларга төпчекләрен поезд, автомобиль тәрәзәләреннән ташлау тыела. Үтәмәгән очракта 3000 сумга кадәр штраф салына.
ОСАГО полисы буенча да үзгәрешләр бар. Быел аның бәясе йөртүченең штрафлары белән бәйле булачак. Иминиятләштерүне электрон формада да башкарып булачак. Машина йөртү таныклыгының бәясе артачак.
 
Ике литр күп булыр
Алкоголь куллану буенча ел саен законда үзгәрешләр була. Быел җитештерү урыннарында сыра шешәсе 1,5 литрдан артмаска тиеш. Артса, 500 мең сумга кадәр штраф яный. Шәрабларга килгәндә, яңа елдан башлап, чит илдән китертелгән һәр шешәдә йөзем бакчасы турында мәгълүмат урнаштырылырга тиеш. Депутатлар фикеренчә, бу адым ялган шәраб сатуга юл куймаячак.
 
Башка үзгәрешләр
1 гыйнвардан пенсияләрне яңадан исәпләячәкләр. Быел пенсия баллы 3,7 процентка (бер балл - 81 сум 49 тиен) индексацияләнә. Пенсиянең тагын бер төре булачак, ул әти-әнисез калган балаларга түләнәчәк.
Транспорт, җир, милек салымнарына ташлама алу өчен документлар җыеп тапшыру кирәк булмаячак. 11нче Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе начальнигы урынбасары Ленар Фәсәхетдинов әйтүенчә, гражданнар оешмаларга шалтыратып сорый ала.
Авыру кеше хезмәткә яраксызлык кәгазен кәгазь килеш тә, электрон рәвештә дә алырга мөмкин. Соңгы вариант җиңелрәк, әлбәттә. Аны озайту өчен поликлиникага барып мәшәкатьләнмәскә дә була. Документ җитәкчегә сездән башка да барып җитәчәк.
Банкротлык процедурасын башлау өчен физик затка узган елда 6 мең сум түләргә кирәк булса, 2018 елның 1 гыйнварыннан нибары 300 сум. Закондагы бу үзгәрешләр юридик затларга да кагыла.
Интернеттагы социаль челтәрләргә кагылышлы яңа проект кертү тәкъдим ителде. Хәзер социаль челтәрләрне 14 яшьтән генә кулланырга мөмкин булачак, теркәлү вакытында сервислар хуҗалары паспорт мәгълүматы таләп итәргә хокуклы, дөрес булмаган мәгълүмат бирү һ.б. тәртип бозулар өчен зур күләмдә штраф салыначак.
Узган елда яңа торак сатып яки торак шартларын яхшыртып бушлай приватизацияләргә өлгермәгәннәр өчен быелдан әлеге процедура бары түләүле булачак. Түләүсез приватизация хокукын ятим балалар, 2005 елга кадәр гариза биргәннәр һәм Кырым халкы гына куллана ала.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X