Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Яңа ел шатлыклар гына китерсен!

Ел елга охшамый, диләр. Бу сүзләр тикмәгә генә әйтелмәгәндер. 2021 ел да алдагысы белән чагыштырганда үзенчәлекле булды. Дөрес, бөтен кешелек дөньясын хафага салган куркыныч авыру, әлегә чигенмәде. Сөйләмебезгә «мәҗбүри вакцинация» дигән нәрсә өстәлде. Елның икенче яртысында, авыру таралу көчәеп китү сәбәпле, хөкүмәт өстәмә чикләүләр кертте. Әлегә кадәр колак ишетмәгән QR-код дигән нәрсә уйлап таптылар һ.б.

Бу «яңалык»ларны авыр кабул итсәк тә, кайвакыт зарланышып алсак та, күндек. Чөнки үзеңнең генә түгел, янәшәдәгеләрнең дә сәламәтлеге өчен җаваплылык тойгысы өстенрәк. Без башкаларга карата игътибарлы булырга, якыннарыбызның һәм тирә-яктагыларның сәламәтлеге өчен җаваплылык тоярга тиеш. Ә иң мөһиме җәмгыять локдаунга, ягъни тулысынча үзизоляциягә кадәр барып җитмәде.
Үзара аралашудан тыелу кеше табигатенә хас нәрсә түгел. Һәм нинди генә кыенлыклар килсә дә, кешеләр барыбер аралашу ысулларын таба. Нәкъ менә шундый шартларда кешеләргә мәгълүмат җиткерүдә газеталарның да әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Шуңадыр, 2022 елның беренче яртысы өчен газетага язылу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, без газетага язылучыларыбызның берсен дә югалтмадык, киресенчә, арттык кына.
Мохтаҗ кешеләрне – инвалидларны, ветераннарны, үз хезмәт коллективларында эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерларны – хәйрия тәртибендә «Туган як»ка яздырган җитәкчеләргә, депутатларга, эшмәкәрләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез һәм, әлбәттә, бәйрәм алды көннәрендә аларның исемнәрен газета укучыларыбызга да белдерәбез. Менә алар: РФ Дәүләт Думасы депутатлары Айдар Рәис улы Метшин һәм Олег Викторович Морозов, Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, Түбән Кама Иҗтимагый советы рәисе Хәмзә Әзәл улы Баһманов, «Полиметаллинвест-НК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Валерий Алексеевич Иванов, «Түбән Каманың 1нче ПАТП» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Марат Әгътәс улы Галиәхмәтов, Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте рәисе Тамара Алексеевна Баһаветдинова, Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Фаиз улы Ямалиев, Түбән Кама бакчачылык җәмгыятьләре ассоциацияләре рәисе Илһам Илдар улы Бу-латов, «Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе Гамил Габдулла улы Әсхәдуллин һ.б. Аларның эшләгән изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын!
Чыннан да, кеше күңеле теләсә нинди борчуларны да онытырга сәләтле, ул шатлыклы вакыйгаларны гына истә калдыра. Узып баручы 2021 ел да күңелләребездә бары тик якты, матур көннәре белән генә истә калсын иде.
Тагын ике көннән яңа – 2022 елга аяк басабыз. Узган елда күп кенә кыенлыкларны җиңсәк тә, мәкерле авыру куркынычы әле бетмәде. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Яңа ел югалтуларсыз булсын! Без – «Туган як»лылар барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Бәхет-шатлыклары белән генә килсен ул!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев