Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Ветераннарны хөрмәтләп

6 май көнне Халык иҗаты йортында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш булды. Анда шәһәребездә һәм районыбыз авылларында яшәүче сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, фронтовикларның тол хатыннары һәм сугыш чоры балалары чакырылды. Тантанада катнашучыларны илнең иң зур бәйрәме белән муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин котлады. Аның исеменнән, барлык ветераннарга...

6 май көнне Халык иҗаты йортында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш булды. Анда шәһәребездә һәм районыбыз авылларында яшәүче сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, фронтовикларның тол хатыннары һәм сугыш чоры балалары чакырылды.
Тантанада катнашучыларны илнең иң зур бәйрәме белән муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин котлады. Аның исеменнән, барлык ветераннарга истәлекле бүләк - Җиңү көненә махсус эшләтелгән сәгатьләр тапшырылды.
Сәхнәдә шәһәрнең һәм районның иң яхшы сәнгать коллективлары чыгыш ясады, ә зур экранда сугыш чоры кинохроникасы күрсәтелеп барды. Шулай ук, Россиянең атказанган артисты Борис Галкин, Советлар Союзы Герое, «Россия десантчылар союзы» дигән җәмәгать оешмасы рәисе Валерий Востротин, Россиянең ДОСААФ оешмасы рәисе генерал-полковник Александр Колмаковларның Түбән Кама ветераннарына җибәргән видеокотлаулары да күрсәтелде.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев