Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Вакытлыча – кайнар сусыз

Җылылык челтәре торбаларына ремонт үткәрелүгә бәйле рәвештә, бу көннәрдә шәhәребезнең әле бер, әле икенче өлешендә кайнар су бирүне вакытлыча туктатып торалар. 13 июль иртәсеннән (8.00) 27 июль иртәсенә кадәр (10.00), түбәндәге йортларда яшәүчеләргә кайнар сусыз түзеп торырга туры киләчәк: Тукай урамы, 1, 2, 3, 4, 5, 5а, 6, 7, 8,...

Җылылык челтәре торбаларына ремонт үткәрелүгә бәйле рәвештә, бу көннәрдә шәhәребезнең әле бер, әле икенче өлешендә кайнар су бирүне вакытлыча туктатып торалар.
13 июль иртәсеннән (8.00) 27 июль иртәсенә кадәр (10.00), түбәндәге йортларда яшәүчеләргә кайнар сусыз түзеп торырга туры киләчәк: Тукай урамы, 1, 2, 3, 4, 5, 5а, 6, 7, 8, 10, 14, 16, 12/10; Төзүчеләр урамы, 1, 1а, 3, 3а, 3б, 3в, 4, 5, 7; Вокзальная урамы, 2а. Шулай ук, 1нче мәктәптә hәм «Веста» үзәгендә дә кайнар су булмаячак.
13 июль иртәсеннән (8.00) 16 июль киченә (16.00) кадәр, түбәндәге йортларда кайнар су булмый: Менделеев урамы, 24а, 32, 32б, 34; Шинчылар урамы, 46, 47, 51, 53, 55, 56, 57, 61, 63, 64/29, 66, 67, 69, 75, 81; Лесная урамы, 27; Химиклар урамы, 81/24, 83, 87, 95, 97, 99; 35нче, 49нчы, 66нчы, 68нче, 70нче, балалар бакчалары; 17нче, 25нче мәктәпләр; ДЮСШ-3; кан алу станциясе; хатын-кызлар консультациясе.
13 июль иртәсеннән (8.00) 15 июль киченә (17.00) кадәр, түбәндәге йортларга кайнар су бирелми: Бызов урамы, 3, 5, 5а, 6, 7, 7а, 7б, 9, 10, 11, 11а, 12, 13, 14, 15, 16, 17, 18, 22, 22а, 24, 24а, 24б, 26, 28, 30, 32; Шинчылар урамы, 71, 73, 79; Лесная урамы, 43, 45; 8нче, 45нче, 61нче, 63нче, 69нчы балалар бакчалары; 7нче, 21нче мәктәпләр; 5нче татар музыка мәктәбе; 3нче музыка мәктәбе; 5нче татар мәктәбе.
13 июль иртәсеннән (8.00) 14 июль киченә (17.00) кадәр, түбәндәге йортларда кайнар су булмый: Менделеев урамы, 26; Шинчылар урамы, 44, 48, 50, 54; икътисад,идарә hәм хокук институты.
Казанга яңа рейс
Түбән Камадан Казанга яңа кичке автобус маршруты өстәлде.
Казанның "Южный" автовокзалы көн саен йөри торган яңа рейс кертте. Автобус Казаннан иртәнге 8 сәгать 35 минутта кузгала, Чистай, Кама Аланы hәм Түбән Камага кереп, Яр Чаллыга кадәр бара. Түбән Камадан Казанга китү вакыты - 16.00, билет бәясе шул ук - 450 сум.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев