Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Үзәк китапханәдә танылган җырлар авторы, шагыйрә Альбина Мортазина белән очрашу узды

Түбән Кама аның йөрәгендә иң кадерле урынны алып тора, шәһәребезгә ул сагынып, ашкынып кайта. Ул 45 елдан артык монда яши, тик гомер көзенә кергәндә башкалабызга күченеп китә. Ел саен шәһәрдәшләр, хезмәттәшләре, иҗатын сөючеләр белән очрашу матур гадәткә керә.

Елмаюлы йөзе, ягымлы сүзләре белән Альбина Мортазина залда утыручыларны сәламли. Шагыйрә Түбән Камада әдәби-музыкаль кичә уздырырга, иҗатындагы соңгы яңалыклар белән уртаклашырга дип кайта. 

"Мин бик сагынып, көтеп алам бу очрашуларны, хезмәттәшләремнең, дусларымның нурлы йөзләрен күрүе - күңелемә сары май булып ята", - ди шагыйрә Альбина Мортазина

Шагыйрә 5 китап авторы. “Яңгыр моңы”, “Тормыш яме”, “Үреләм дә карыйм”, “Чатыр тауга йолдыз ява” җыентыклары бар. Шигырьләрендә туган авыл, табигать, мәхәббәт, тормыш, кешеләрнең сыйфатлары кебек темаларны яктырта. Аның сүзләренә язылган җырларны – Салават, Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Рамил Әсхәдуллин башкаралар. Хатын-кыз гомере буе Түбән Камада яши. Китапханәләр системасында эшли. Озак еллар 2 нче филиалны җитәкли. Яраткан эшеннән тыш сәяхәт итәргә ярата – 21 илдә булып кайта. 

"Альбина Зөфәр кызын белүемә быел 50 тула, аның иҗатын яратабыз һәм киләчәктә бары уңышлар гына телибез", - ди Түбән Каманың мактаулы гражданины Рафаэль Хәбибуллин 

Инде 9 ел буе Альбина ханым гаиләсе белән Казанда яши. Яшерми, Түбән Каманы сагына. Тик башкалада ул балаларына кирәгрәк. Иҗат эшеннән дә читләшми. Танылган язучылар белән аралаша, төрле чараларга йөри. Иҗатын хөрмәт итүчеләр булганда, Альбина ханым килчәктә дә кичәләр уздырырга сүз бирде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев