Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Универсиадага киткәннәр өчен дә...

Республикабыз башкаласында узачак Универсиадага бәйле рәвештә, шәһәребезнең кайбер предприятиеләр эшендә үзгәрешләр булачак. Бигрәк тә, кешеләрнең көнкүреше өчен мөһим булган транспорт, медицина һәм хокук саклау хезмәтләрендә кыенлыклар килеп чыгу ихтималы турында имеш-мимешләрне дә еш ишетергә туры килә бу араларда. Әнә шуларга ачыклык кертү максатында, шәһәребезнең транспорт, медицина һәм хокук саклау органнары...

Республикабыз башкаласында узачак Универсиадага бәйле рәвештә, шәһәребезнең кайбер предприятиеләр эшендә үзгәрешләр булачак. Бигрәк тә, кешеләрнең көнкүреше өчен мөһим булган транспорт, медицина һәм хокук саклау хезмәтләрендә кыенлыклар килеп чыгу ихтималы турында имеш-мимешләрне дә еш ишетергә туры килә бу араларда. Әнә шуларга ачыклык кертү максатында, шәһәребезнең транспорт, медицина һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашында матбугат конференциясе уздырылды.
Чыннан да, Казанда Универсиада үтәчәк көннәрдә, шәһәребездәге кайбер махсус хезмәт вәкилләре һәм җәмәгать транспорты Универсиада кунакларына хезмәт күрсәтергә җибәреләчәк. Аларның юклыгы шәһәребез тормышына ничек йогынты ясар? Аерым алганда, җәмәгать транспорты мәсьәләсе шәһәрдәшләребезне аеруча кызыксындыра.
Универсиада көннәрендә Түбән Камадан Казанга барлыгы 65 автобус (НПАТПдан - 40, "Транспорт-Экспресс"тан - 20 һәм 1нче ПАТПдан - 5) җибәреләчәк. Сүз дә юк, шулкадәр санда автобус кимү шәһәр халкына автотранспорт хезмәте күрсәтүдә сизелмичә калмаячак. Ләкин транспорт хәрәкәтендә бөтенләй өзеклек булып, бу көннәрдә түбәнкамалыларга гел җәяү генә йөрергә туры киләчәк, дип шикләнергә нигез юк. Муниципаль район башкарма комитетының транспорт бүлеге начальнигы Андрей Егоров әйтүенчә, шәһәр яны маршрутларына, прмышленность зоналарына һәм бакчаларга автобуслар әлеге кадәр ничек йөрсәләр шулай ук калачак та. Бары тик шәһәр урамнарындагы маршрутларда йөрүче автобуслар хәрәкәтендә генә үзгәрешләр күзәтеләчәк. Автобуслар саны кимегәнлектән, аларның хәрәкәт интерваллары берникадәр арттырыла. Дөрес, әлеге мәсьәлә бер көндә генә "ордым-бәрдем" хәл ителгән нәрсә түгел. Теге яки бу машрутта автобуслар хәрәкәтенең ешлыгын, пассажирлар агымын исәпкә алып, барысын да алдан тикшереп, расписаниеләрне инде күптән төзеп куйганнар. "Пик вакытлары"нда һәм алардан тыш вакытларда һәр маршрут өчен аерым-аерым расписание төзелгән. Шоферларның тоташ икешәр смена эшләү мөмкинлеге дә каралган. Болардан тыш, шәһәрдәге электр транспорты, таксилар һәм пасажирлар йөртү өчен билгеләнгән кече габаритлы автобуслар да ярдәм итәчәк. Трамвайлар хәрәкәте үзгәрешсез калачак. Кирәк булган очракта, линияләргә өстәмә трамвайлар чыгару мөмкинлеге дә каралган, моның өчен вагоннар җитәрлек. Шулай итеп, Универсиада барган көннәрдә җәмәгать транспортында булган аз гына тоткарлыкларны исәпләмәгәндә, тулаем алганда, шәһәр тормышында артык зур кыенлыклар тудырмаячак. Ә Универсиада тәмамлангач, шәһәребез урамнарында яңа автобуслар йөри башлаячак. Чөнки Казанга нәкъ менә яңа кайтартылган автобусларны җибәрәләр дә инде.
Түбәнкамалыларны, медицина хезмәте күрсәтүдә үзгәрешләр булмасмы, дигән сорау да борчый. Чөнки "Ашыгыч ярдәм" хезмәтеннән 10 бригада, шулай ук Универсиада кунакларына хезмәт күрсәтергә китә. Алар анда дөньякүләм әһәмиятле чарада йөриләр дип, шәһәребездә авыручылар саны кимемәс шул. Тик бу яктан да хафаланырга урын юк, дип тынычландырдылар журналистларны. Беренчедән, "Ашыгыч ярдәм" хезмәтенең резервта торучы "Газель" һәм "Соболь" автомобильләре бар икән. Шул сәбәпле, медицина автотранспортына кытлык булмаячак. Ә инде медперсоналга килгәндә, дәваханәләрдә эшләүче медицина белгечләренә алдан ук өстәмә әзерлек уздырып, "Ашыгыч ярдәм" хезмәте күрсәтү буенча белемнәрен күтәргәннәр, аларга шул хакта махсус документлар да тапшырылган. Дөрес, Универсиада хакына, табибларга чираттагы ялларын бераз кичектерергә туры киләчәк.
Махсус хезмәтләрдән тагын берсе - хокук саклаучылар. Аларның да берникадәр өлеше Казандагы уздырыла торган Универсиадага, җәмәгать тәртибен сакларга җибәреләчәк. Шуңа да карамастан, шәһәребездә хокук саклау органнарының эше гадәттәгечә дәвам итәчәк. Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, ирекле халык дружинасы (ДНД), шәхси сак хезмәтләре дә шәһәрдә җәмәгать тәртибен саклага тартылачак.
Шулай итеп, Казандагы Универсиада көннәрендә, шәһәр тормышы үз җае белән барачак, дип ышандырдылар җитәкчеләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев