Туган як

Укытучылар зур киңәшмәгә җыелды

Түбән Камада укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең берләштерелгән август киңәшмәсе узды. Чарада балалар бакчалары, мәктәпләр һ.б. уку йортлары хезмәткәрләре, Түбән Каманың төрле оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты. Конференциядә узган уку елына нәтиҗә ясадылар, киләсе елга бурычлар хакында сөйләделәр. Татар телен укыту мәсьәләләренә дә тукталдылар.

Балалар бакчасыннан башлап

Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе начальнигы Светлана Андрианова әйтүенчә, быел мәктәпкә барачак балаларның 90 проценты бакчаларга йөргән. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә төп максат – баланы укырга һәм язарга өйрәтү түгел, ә тәрбия бирү. Биредә ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торалар: еш кына гаиләләр катнашында төрле спорт, күңел ачу чаралары уздырыла. Сабыйларда кечкенәдән үк спортка кызыксыну уяталар. Шул ук вакытта иҗади тәрбия турында да онытмыйлар. Балалар шәһәр һәм республикакүләм конкурсларда актив катнаша. Бакчаларга капиталь ремонт ясалуы да куандыра. Уку елы дәвамында 10 учреждение яңартылган, тагын алтысында эшләр ахырына якынлаша. Быел 45 нче микрорайонда «Мы» балалар бакчасы ишекләрен ачып җибәрәчәк. Туучылар саны кимүгә карамастан, соңгы 5 ел дәвамында балалар бакчалары саны үзгәрми. 
Быел бакчаларда 18 мең бала тәрбияләнә. Алдагы өч елда төзеләчәк мәктәпкәчә учреждениеләр 1-3 яшьлек 500 сабыйны кабул итә алачак.
«Яңа уку елында үзебез эшләгән проектны гамәлгә кертергә планлаштырабыз. 17 нче балалар бакчасында 6 айдан 1 яшькә кадәрге балаларны кабул итәчәкләр. Бакчага капиталь ремонт ясалган вакытта барлык шартлар да тудырылды. Дөрес, эш авыр һәм җаваплы. Бүген без яңалык кертмибез, узган гасырның 80 нче еллар уртасына кадәр булган практиканы яңартабыз», – дип, планнары белән уртаклашты Светлана Андрианова.
Дөрес, проблемалар да бар. Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле 2305 бала 2018-2019 уку елында 136 махсуслаштырылган коррекция төркеменә йөриячәк. Кызганыч, сөйләм телендә кимчелекләре булган, психик үсеше тоткарланган балалар саны ел саен арта. Соңгыларын 63 нче балалар бакчасы кабул итә. Әмма бүгенге көндә аның норматив тупланышы 114 процентка артыграк. Быел тагын 60 нәнигә урын җитмәгән. Нәтиҗәдә, психик үсеше тоткарланган балалар өчен шәһәрнең дүрт бакчасында биш махсус төркем ачылачак. 
Тагын бер мәсьәлә – әлеге дә баягы милли тәрбия. Туган телдә белем алучы  татар балалары бары 68 процент тәшкил итә. Республиканың башка районнары белән чагыштырганда, бу – түбән күрсәткеч. «Шуңа күрә шәһәрнең һәр микрорайонында туган телдә укыту һәм тәрбия бирү өчен шартлар тудыру күздә тотыла. Узган елда татар бакчаларында һәм татар төркемнәрендә тәрбияләнгән 689 баланың 38 проценты гына быел татар сыйныфларында белем алачак», – дип, күңелсез саннар белән таныштырды  Светлана Андрианова һәм алга таба бу юнәлештә эшне көчәйтергә вәгъдә итте.

Башкарылган эш нәтиҗәләре

Мәгариф идарәсе начальнигы Вадим Матюшин хәбәр иткәнчә, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, узган ел белән чагыштырганда, география һәм биология фәннәреннән кала, югарырак. 12 фәннең 10 сы буенча күрсәткечләр республикада югарырак. Быел имтиханнарда 17 бала 100 балл җыйган, 66 укучыныкы 95 балдан күбрәк. Начар бирүче бер укучы кабат сентябрьдә тапшырачак. Тагын берсе, имтиханда тәртип бозуы сәбәпле, аттестатсыз калган. Вадим Матюшин иң яхшы мәктәпләрне дә телгә алды. Елдагыча, югары нәтиҗәләрне 35 нче лицей, 24 нче лицей-интернат, шулай ук 10 нчы, 16 нчы, 33 нче мәктәп һәм 25 нче, 22 нче, 32 нче гимназия күрсәткән. Быел яхшылар исемлегенә шәһәрнең 15 нче һәм Югары Чаллы мәктәпләре өстәлгән. 35 нче лицей, 24 нче лицей-интернат, 22 нче гимназия Татарстанның иң яхшы белем бирү учреждениеләре исемлегенә кергән.
1 сентябрьдә мәктәпләргә 30 294 укучы киләчәк, беренче мәртәбә парта артына 3643 бала утырачак. Урта һөнәри белем бирү йортларында  5987 студент исәпләнә, шуларның 1735 е – беренче курс студентлары. Югары уку йортларының көндезге бүлекләрендә 681 кеше укыячак. «Шунысы да бар: ВУЗлардагы студентларның 27 проценты башка шәһәрләрдән, өлкәләрдән килгәннәр: Башкортстаннан, Удмуртиядән, шулай ук Самара, Пермь һәм Мәскәү өлкәләреннән, Ямало-Ненецк округыннан килүчеләр дә бар», – диде Вадим Матюшин чыгышында. 
Шул ук вакытта мәктәпләрдә борчу тудырган сораулар җитәрлек. Мәсәлән, балалар сәламәтлеге мактанырлык түгел. Бу ГТО нормаларын тапшырганда күренә. Сынауларны укучыларның 75 проценты гына тапшыра алган. Тапшыручыларның дүрттән бер өлеше, табиблардан белешмә алып килеп, гомумән, сынау бирмәгән. 
Түбән Камада сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган 2895 бала яши, шуларның 1346 сы – мәктәп укучылары. Узган ел аларның саны 1120 булган. Нәтиҗәдә, балалар бакчасындагы кебек үк, 66 бала өчен мәктәпләрдә дә махсус сыйныфлар ачылган. 
Ел дәвамында балигъ булмаганнар 10 җинаять кылган, шуларның алтысы – мәктәп укучылары, дүртесе урта һөнәри белем бирү йорты студентлары тарафыннан эшләнгән. Өч үсмернең үз-үзләренә кул салуы да – аяныч күренеш. 
Вадим Матюшин татар теле дәресләрен укыту турында да сөйләде. «Икенче чиректән рус теле дәресләре саны артты, ә «Татар теле» фәне урынына «Туган тел» фәне барлыкка килде. Түбән Камада туган телне татар телендә өйрәнүне ата-аналарның 43 проценты сайлаган. Ел дәвамында алып барган эш нәтиҗәсендә, әлеге күрсәткеч 51 процентка җитте», – дип «шатландырды» ул залда утыручыларны. Татар теле өйрәнүчеләр арасында рус милләтеннән булган 5500 бала бар. 1389 татар баласы туган тел итеп рус телен сайлаган. 
Милли мәгариф сыйфатын үстерүдә оештырылган эшчәнлеге хакында сөйләргә сәхнәгә М.Җәлил исемендәге 1 нче гимназия директоры Гүзәлия Нәбиуллинаны чакырдылар. «Ничә дистә еллар буе әби-аналар үз балаларын бишек җыры белән йоклатканнар. Бу – йокы көе генә түгел, тирән мәгънәгә ия булган сүзләр. Үз туган телеңдә матур итеп эндәшү, киләчәккә өмет баглау, балаңны милләт дәвамчысы итеп күрү – болар барысы да бишек җырында тупланган», – дип башлады ул сүзен. Гүзәлия Нәбиуллина гимназиядә уздырылган милли чаралар турында сөйләде. Татар теле һәм әдәбияты фәннәренең башлангыч һәм урта сыйныфларда шул килеш калуы куандырды. Теләсәләр, була бит! Ә «10нчы һәм 11нче сыйныфларда, әти-әниләр фикерләрен исәпкә алып, атнага ике сәгать билгеләнде» дигән сүзләре белән бераз гаҗәпкә калдырды. Ата-аналар татар гимназиясендә ана теле укытуга карата исәпкә алырлык нинди фикерләр җиткерделәр икән?  

Рафис Борһанов: «Укытырга вакыт калмый»

Чыгышлар тәмамлангач, микрофон янына республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов чыкты. 45 нче микрорайонда күргән яңа мәктәп һәм балалар бакчасы белән канәгать булуын белдерде. «Соңгы мәктәп шәһәрдә 20 ел элек ачылган икән. Түбән Камада мәктәпләр шулай сирәк төзелә дип уйламаган идем», – дип искәртте ул. Министр хәзерге вакытта укучылар һәм укытучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне телгә алып: «Укучы бер тормыш белән яши, укытучы – башка тормыш белән. Укытучы «Ел укытучысы» бәйгесендә, үзешчән сәнгатьтә һәм башкаларда катнаша. Нәтиҗәдә, укытырга һәм укырга вакыты калмый», – диде. Рафис Борһанов яңадан-яңа укыту ысулларына мөрәҗәгать итүне хупламавын белдерде. «Галәмгә ракеталар очырырга, электр станцияләре төзергә өйрәткән методикалар хәзер начар, имеш... Хәзерге вакытта 10 инженерның сигезе сызымнарны «укый» белми. Элек моны «ПТУ»да белем алган эшче дә белә иде», – дип тәнкыйтьләде ул. 
Туган телгә дә «эләкте». Чыннан да, ата-ана бала теләгәнне таләп итә, теләмәгәнне булдырмаска тырыша. Татар теле мәсьәләсендә дә шулай килеп чыкты түгелме? «Әйдәгез, балаларга тыныч кына татар, мари, удмурт теленең әһәмиятен аңлатыйк. Мөнәсәбәт шул килеш калса, 10 елдан тел дә, мәдәният тә калмый, ә бу – тәрбия, әхлак нигезе», – дип аңлатты Рафис Борһанов. Чыгышы ахырында ул укытучыларга кирәк булган әсбапларны, җиһазларны сорап, министрлыкка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.  
Конференция ахырында Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин чыгыш ясады. Әмма докладын укып тормады. «Алдагы ике сәгатьтә барысы турында да тәфсилләп сөйләделәр. Иң мөһиме: безнең өчен барлык балалар да кадерле. Нинди генә проблемалар булса да, сез – киләчәкне төзүче кешеләр. Барлык түбәнкамалылардан рәхмәт сүзләрен җиткерәсем һәм яңа уку елы алдыннан сезгә дә, безгә дә уңышлар телисем килә», – диде ул укытучыларга һәм тәрбиячеләргә. Айдар Метшин шулай ук 38 ел элек белем алган укытучысын – Валентина Владимировна Долгашеваны телгә алды. 1993 елдан хәзергәчә балаларга белем бирә. Хәзер ул 25 нче гимназиядә тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшли. «Без хәзер дә очрашып торабыз. Валентина Владимировна безнең өчен укытучы да, дус та», – диде мэр. 
Бу сүзләрдән соң иң яхшы мәктәпләрне, укытучыларны бүләкләү өлеше башланды. Барлыгы 50 дән артык укытучыга грамоталар һәм медальләр тапшырылды.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Руслан Исламов фотолары.  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: