Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Тулы локдаунга җитә яздык

Россия Президенты Владимир Путин, илдә коронавирус таралу очраклары арту  сәбәпле, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көне дип игълан иткән иде. Ул карар буенча, кайбер төбәкләр өчен эш көннәре 23 октябрьдән башланачак.

Әлбәттә, безнең халык озаклап ял итәргә өйрәнеп  җитте. Ике атнага сузылган кышкы канкуллар гына ни тора! Ләкин, хәзер карар кылынган “ял”ларның сәбәбе бөтенләй башка. Ни эше, ни ашы, дигәндәй – өйдә яткан өчен акча бирмиләр ләбаса. Шуңа күрә әлеге карар кайберәүләрне шатландырмады, киресенчә, хафага салды. Эшмәкәрлек, бизнес белән шөгыльләнүчеләрне аеруча борчыды. Бу хакта интернет челтәрләрендә шактый язмалар урнаштырдылар.

Хәтта коронавируска бәйле рәвештә, узган елгы шикелле тулысынча чикләүләр кертү (тулы локдаун), ягъни кешеләрне үзизоляциядә утырту куркынычы да бар иде. Рәсми даирәләрдә андый вариант тикшерелүе турында да ишетеп беләбез. Оператив штабның узган утырышында шундый вариант та каралуы турында, журналистларга ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова җиткергән иде.

Инде менә Татарстан Республиканың оператив штабы да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка регионда эпидемиологик вәзгыятьнең торышы һәм федераль оператив штаб тарафыннан тәкъдим ителә торган чаралар турында хәбәр иткәч, безнең регионда да тиешле карар кабул ителгән. Штаб биргән нәтиҗәләр буенча, шулай ук республиканың кече, урта эшмәкәрлек вәкилләренең ял көннәрендә объектларны япмауларын сораган мөрәҗәгатьләрен истә тотып һәм 11 октябрьдән Татарстанда кабул ителгән чараларны исәпкә алып (рестораннарда, сәүдә үзәкләрендә, фитнес үзәкләрдә булуны чикләү; вакцинация узмаган 65 яшьтән өлкәнрәк затларга мәҗбүри изоляция үткәрү, шулай ук аерым категория гражданнарга мәҗбүри вакцинация ясау турында “Роспотребнадзор” карары), 23 октябрьдән игълан ителгән ял көннәрен гамәлгә кертмәү турында Карар кабул ителде.

Шул ук вакытта республика Президенты оператив штабка һәм “Роспотребнадзор”га эпидемиологик вәзгыятькә анализ ясарга һәм 30 октябрьгә кадәр эшне алга таба оештыру буенча тәкъдимнәр бирергә кушкан.

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре кертелгәндә, өзлексез эшләүче предприятиеләр һәм оешмалар; кешеләрнең тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче предприятиеләр һәм оешмалар; дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары; күпфукцияле үзәкләр (КФҮ); белем бирү учреждениеләре эшләрен дәвам итәчәк. Аларның эше санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәп оештырылачак. Әлбәттә, республикада гамәлдә булган вакцинацияне QR-кодлар аша тикшерү системасы тулы локдаун кертүгә караганда яхшырак.

Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан вакцинация темпларын арттыруны актив дәвам итү бурычы куелды, бу эш көне булмаган ял көннәрен кертү буенча алга таба карарлар кабул итүгә турыдан-туры йогынты ясаячак.

Хисап язмасын раслау хезмәтенә өстәмә вакыт бирелә

Идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасы (ЕСИА) хисап язмасын раслау, ягъни вакцинация турында QR-код алу буенча хезмәт күрсәтүгә ихтыяҗ кимегәнче, КФҮ ял һәм бәйрәм көннәрендә дә эшләячәк. Якшәмбе көнне КФҮ филиаллары 8.00-17:00 сәгатьтә эшли һәм анда бары тик ЕСИА хисап язмасын раслау хезмәте генә күрсәтелә.  Әлеге хезмәтне күрсәтүгә сишәмбе көннәрендә өстәмә вакыт бирү дә каралган. Атнанаың ул көннәрендә офис 8.00-20.00 сәгатьтә эшли. Бу вакытның 8.00-9.00 сәгать аралыгында ЕСИА хисап язмасын раслаучылар мөрәҗәгатьләре буенча гына хезмәт күрсәтелә.

Югарыда күрсәтелгән хезмәт күрсәтүгә өстәмә вакыт якшәмбедән тыш, сишәмбе көннәрендә дә каралган – офис бу көнне 8.00-20.00 сәгатьтә эшләячәк. Шул ук вакытта 8.00 дән 9.00 гә кадәр бары тик ЕСИА хисап язмасын раслау өчен мөрәҗәгать итүчеләрне генә кабул итү гамәлгә ашырыла.

4, 6 һәм 7 ноябрь көннәрендә филиаллар 8.00 дән 17.00 гә кадәр шулай ук бүгенге көндә иң кирәкле хезмәтне – РФ Дәүләт хезмәтләре порталында вакцинация турында QR-код алу хезмәтен күрсәтәчәкләр.

5 ноябрьдән КФҮтә барлык хезмәтләр дә күрсәтелә, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. Шимбә көнне – 8дән 17 сәгатькә кадәр эшләячәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев