Туган як

"Туган як"ка - яңа уңышлар!

Хөрмәтле «Туган як» газетасы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Редакция коллективын һәм газетаның киң катлам укучылар аудиториясен истәлекле дата - «Туган як»ның беренче саны чыгуга 25 ел тулу уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бүген җәмгыятебездә барган катлаулы процессларга массакүләм мәгълүмат чараларының, һәм аерым алганда, басма сүзнең йогынтысына бәя бирү шактый кыен. Басма...

Хөрмәтле «Туган як» газетасы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Редакция коллективын һәм газетаның киң катлам укучылар аудиториясен истәлекле дата - «Туган як»ның беренче саны чыгуга 25 ел тулу уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Бүген җәмгыятебездә барган катлаулы процессларга массакүләм мәгълүмат чараларының, һәм аерым алганда, басма сүзнең йогынтысына бәя бирү шактый кыен. Басма сүзнең көче искиткеч зур. Басылган сүзгә ышаналар, аңа колак салалар. Шуңа күрә бу журналистлардан бик зур җаваплылык сорый, осталык таләп итә.
Менә инде чирек гасыр дәвамында сез газетаның һәрбер санын чыгаруны профессиональлек, зур тырышлык белән башкарасыз. Вакыт алмашу газета битләрендә чагылыш тапса да, аның асылын үзгәртә алмады. Газетаның үз йөзе, үз сүзе һәм үз укучысы бар. «Туган як»ка бөек инсанилык, күркәм әхлаклылык, фидакарь милләтпәрвәрлек хас. Күп еллар дәвамында «Туган як» газетасы Түбән Каманың социаль-икътисадый, сәяси һәм иҗтимагый тормышын яктыртуда иң мөһим мәгълүмат вәкиле булып кына калмый, шул ук вакытта татар милли рухын үстерүдә, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калуда, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуда ышанычлы чыганак булып хезмәт итә.
Киләчәктә дә сезнең иҗади коллектив күр-кәм журналистик традицияләрне саклар һәм үстерер, объектив һәм актуаль мәгълүмат чыганагы булыр дип ышанам. Һөнәри мөмкинлекләрегез тагы да артсын! «Туган як» ветераннарына һәм коллективына ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар һәм иминлек телим!
Айдар Метшин,
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: