Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбәнкамалылар «Җырлыйк әле» телевизион тапшыруында катнашты

Көндәлек тормышта авыр хезмәт башкаруларына карамастан, алар иҗат белән дә шөгыльләнергә вакыт табалар.

Яңа гасыр каналында эфирга чыгучы абруйлы программага Шин комлексы хезмәткәрләре чакыру ала. Көндәлек тормышта авыр хезмәт башкаруларына карамастан, алар иҗат белән дә шөгыльләнергә вакыт табалар. Җырлыйлар, бииләр, уен коралларында уйныйлар. Тапшыруда да үз сәләтләрен күрсәтәләр.

Студиядә бәйрәм кәефе хөкем сөрә. Залда утыручылар — җан атарлар, трибуна артында — катнашучылар. Барысын да уртак максат берләштерә: Түбән Каманың Шин комплексында эшлиләр. Көндәлек тормышта авыр хезмәт башкаруларына карамастан, алар иҗат белән дә шөгыльләнергә вакыт табалар.

Уенчыларның берсе — Руслан Әмиров. Яшь белгеч — Түбән Кама шин предприятиясендә тәгәрмәчләр җыя. Безнең шәһәрдә аны җырчы буларак та беләләр. Тагын бер актив шәһәрдәшләрнең берсе — Шин производствосы ветераны. Зөһрә Аитова үзешчән сәнгатьтә даими катнаша.

Шинчылар җырладылар, алып баручыларның барлык музыкаль биремнәрен дөрес үтәделәр. Нәтиҗәдә 60 балл җыеп, дуслык командасы җиңүче дип табылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев