Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбәнкамалылар хәрбиләргә җибәрү өчен токмач кисәләр

Изге эшкә 42 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре дә кушылды.

"Өч йомыркага бер чәй калагы көнбагыш мае салабыз, бер кашык су салабыз. Болгатабыз. Камыр барлыкка килә. Җәйдек тә бергәләп токмач кистек” - ди 42 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Рушания Фәйзуллина. 

Берәүләр камыр баса, икенчеләре киптереп тора, кисүчеләре дә тиз эшли. 42 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре хәрбиләргә токмач әзерлиләр. Монда һәркем йөрәк кушуы буенча килә. Алгы сызыктагы солдатлар токмач ашын аеруча сагыналар... Туган як җылысы кергән ризык аларны сөендерсен, дигән теләктә коллектив.

"Солдатларыбыз рәхәтләнеп җылы кулларыбыздан ясалган токмачларны ашарлар, дигән теләктә калабыз. Без аларны сагынып көтәбез", - ди 42 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Рушания Фәйзуллина.

Хатын-кызлар күңел җылысын кушып токмач кисәләр. Хәрбиләр өчен 50 тартма әзерләргә планлаштыралар. Бердәм булганда, эш җиңел бара, ди алар.  Коллектив солдатларга кулларыннан килгәнче ярдәм итә. “Түбән Кама геройларына җылылык бүләк итик” акциясендә катнашалар, окоп шәмнәре ясар өчен банкалар җыялар. Әйтергә кирәк, 42 нче балалар бакчасына махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең дүрт баласы йөри. Әлеге гаиләләргә төрле яклап ярдәм күрсәтелә. Теләкләре бер – хәрбиләр туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев