Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбәнкамалылар “Татарча диктант яз” акциясендә катнаштылар

Түбән Камада диктант язу өчен 5 мәйданчык оештырылды. Районда - өч, шәһәрдә - ике. Шуларның берсе - Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә узды.

Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире татарча диктант яздыра. Катнашучыларга Зөлфәт Хәкинең “Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?” әсәреннән өзек тәкъдим ителә. Текст - 195 сүздән тора. Катнашучыларның максаты - орфография һәм грамматика кагыйдәләрен истә тотып, хаталар булдырмау.

“Текст бик җайлы. Бик матур. Мин уйлыйм милләттәшләребез бик аңлап, татар телендә дөрес итеп язып, чарада катнашырлар. Бу чара, чыннан да, телебезне үстерү өчен бер этәреч, бер алгарыш булыр, дип уйлым”, ди Гүзәлия Гыйбадуллина.

Үзәк китапханәдә парта артына - китәпханәчеләр һәм гади түбәнкамалылар утыра. Кулларында – каләм һәм кәгазь. Барысыда - Бердәм Дәүләт имтиханында кебек. Тик бу сынау – ирекле. Туган телдә ешрак язган, күбрәк сөйләшкән саен шомарабыз, диләр акциядә катнашучылар.

“Без ел саен “Татарча диктант яз” акциясендә бик теләп катнашабыз. Быел да үзебезнең белемезне тикшерергә килдек. Татар теле буенча кагыйдәләрне тагын бер кат искә төшерергә, кабатлап алырга уйладык. Бишлеләр алырга өметләнеп торабыз, ди акциядә катнашучы Ләйсән Петрова.

“Татарча диктант яз” акциясе башлана диюгә үк сөенеп куйдык. Без аны күптән көткән идек. Кол Гали исемендәге милли китапханә кызлары белән бергәләшеп җыелып, үзебезнең белемезне сынап карыйсыбыз килде һәм шушы китапханәгә килдек”, ди акциядә катнашучы Эльмира Гайнемөхәммәтова.

“Татарча диктант яз” акциясе 7 нче тапкыр оештырыла. Ул безнең телебезне баета, шулай ук язма рәвештә ничек язабыз, шуны тикшерә алабыз. Әлеге максатларны күз уңында тотып, шушындый акцияләр бик кирәк бүгенге көндә”, ди акция оештыручысы Әнфисә Фәйзетдинова.

“Татарча диктант яз” белем тикшерү акциясе онлайн һәм офлайн форматында уза. Нәтиҗәләре шушы көннәрдә билгеле булачак. Диктант билгеләрен 39-93-83 телефоны буенча белешергә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X