Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбәнкамалылар госпитальдә яткан хәрбиләргә дарулар, култык таяклары, инвалид коляскалары җибәрделәр

Гуманитар ярдәмне 6 нчы 7 нче микрорайоннарның җәмәгать үзәгендә җыялар. Аларны бөтен шәһәр халкы алып килә.

Фазыл Ганиев бүген дуслары белән саваплы эш башкара. Ир-атлар махсус операциядә катнашучыларга җыелган әйберләрне газель машинасына төииләр. Ир-егетләргә мең ярым коробканы ташып бетерергә кирәк.   

Без боевое братстводан безнең үз группабыз бар, малайлар белән семья кебек яшибез. Менә хәзер бер газель кирәкле әйберләр җибәрәбез, ди волонтер Фазыл Ганиев 

Тартмаларда - шәхси гигиена әйберләре, киемнәр, дарулар. Араларында хәтта инвалид коляскалары, култык таяклары да бар, чөнки Газель машинасы махсус хәрби операция зонасында булган госпитальгә дә барачак. Хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә һәм кышкы чорда солдатлар өчен иң актуаль әйберләрнең берсе ул медицина препаратлары. Гумантар ярдәмне волонтерлар илтеп тапшырачак. Җыелган әйберләр хәрби операция зонасына үз теләге белән киткәннәргә, мобилизациягә эләгүчеләргә һәм госпитальләргә таратылачак. 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев