Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Каманың үзәк китапханәсе яңа татар китаплары белән тулыланган

Бу - Ренат Харис, Шәмсия Җиһангирова, Зифа Кадыйрова, Фәүзия Солтан, Физалия Дәүләтгәрева кебек авторларның иҗат җимешләре. Китапханәчеләр белдерүенчә укучылар яңа басмаларны чират торып укый.

Үзәк китапханәнең бүлек мөдире Әнфисә Фәйзетдинова яңа китаплар турында илһамланып сөйли. Бу юлы кайткан һәрбер китап укучылар арасында популяр, алар киштәләрдә тузан җыеп ятмаячак ди ул.

Иң-иң укыла торганнары аларның әлбәттә инде кулда бүгенге көндә, әле менә бәхет Зифа Кадыйрованың "Урланган яшьлек" китабы калган икән, ул укучылар тарафыннан чират торып укыла. Шулай ук Айгөл Әхмәтгалиева китапларын яратып укыйлар, ди китапханәче. 

Китап сөючеләр шулай ук Ренат Харис, Шәмсия Җиһангирова, Фәүзия Солтан кебек авторларның яңа гына нәшрияттан чыккан китапларын алып укый ала. Яңа китаплар, авторлар белән беррәттән укучылар классик шагыйрьләрне дә яратып укый. Мисалга китап укучы Шәрипҗан Газизуллин китапханәгә Тукай, Дәрдемәнд, һади Такташны укырга дип килә. 

Һади Такташ татарча Маяковский сыман, Маяковскины бик яратам, ди китап укучы. 

Әдәби китаплар белән беррәттән китап сөючеләр басма матбугатка да өстенлек бирә икән. Иң популярлар иесмлегендә – “Сөембикә”, “Мәйдан”, “Гаилә учагы” журналлары.  

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X