Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Камадан - күчтәнәч

Мобилизациягә эләккән ир-егетләргә һәм иреклеләр отрядларына гуманитар ярдәм һәм ике УАЗ машинасы җибәрелә.

Заманча, уңайлы, ышанычлы. Сүз - УАЗ машиналары турында бара. Яңа транспортлар – махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрелә. Берсен – мобилизация буенча чакырылган ир-егетләр, икенчесен - “Тимер” отряды алачак. Әлеге үтенеч белән Алсу Авзалова чыга. Хатын-кыз Рамил Муллинның социаль челтәренә яза – берничә көннән соң, бу сорау хәл ителә.

"Ирем мобизация буенча чакырылды. Аларга авыр кабельләр ташырга туры килә, шуңа күрә, транспорт кирәк. Мин шәһәр мэрынаның шәхси сәхифәсенә мөрәҗәгать иттем. Икенче көнне иртән сорау эшкә алынды, дигән җавап алдым. 5-6 көн үтте – барысы да әзер”, ди Алсу Авзалова. 

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы йөкләмәсе буенча, акчалар хәйриячеләр, эре предприятиеләр тарафыннан оператив җыела. 

"Гуманитар ярдәм – илебез язмышына битараф булмаган барлык түбәнкамалылардан. Бер бары тик егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайталарын телибез. Киләчәктә дә аларны бөтен кирәк-яраклар белән тәэмин итәчәкбез", ди Рамил Муллин.  

Моннан тыш, мобилизацияләнгән түбәнкамалыларга бензин комплекслары һәм буржуйка мичләре дә җибәреләчәк. Монысы, шулай ук, ир-егетләрнең үтенече. Исегезгә төшерәм, Түбән Камада 13 гуманитар ярдәм җыю пункты эшли. Биредә кием-салым һәм башка кирәк-яраклар кабул ителә. Хәйрия эштә – һәркем катнаша ала. Шушы көннәрдә солдатларга биноколь һәм коптерлар җибәреләчәк, дип көтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев