Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Камада «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу туры узды

Татарстан шәһәрләрендә “Созвездие-йолдызлык” фестивале башланды. Иҗади бәйгенең ике дистәдән артык тарихы бар. Ул сәләтле балаларга киләчәккә юллама бирә. Тик моның өчен жюри әгъзаларыннан югары бәя алырга кирәк. Сайлап алу туры Түбән Камада да уза. Барлыгы 600 катнашучы чыгыш ясарга тиеш.

Яшь җырчылар татар халык җырын башкара. Безнең өчен бу зур җаваплылык һәм горурлык, ди кызлар. Чөнки классик әсәрләрне башкару- профессиональ әзерлек таләп итә.

Яшь артистлар сәхнәдә бер-берсен алыштырып кына торды. “Созвездие-йолдызлык” фестивале ел саен 5 яшьтән 21 яшькә кадәр сәләтле яшьләрне  бер мәйданга җыя.

Сайлап алу туры төрле шәһәрләрдә уза. Түбән Камадан гына 600ләп бала катнаша. Барлыгы 4 номинация –  «Вокал-ансамбльләр», «Вокал-соло», конферанс һәм хореография.

Сайлап алу турын узган балалар зона этабына юллама ала. Ул февраль ахырында Сарман районында узачак. Супер финал- Казанда. Йомгаклар концерты республика каналынла туры эфирда күрсәтеләчәк. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев