Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Камада Нәүрүз бәйрәмен билгеләделәр

Казаннан – кайнар пылау, тәүлек буе кайнатылган сүмәләк... Түбән Камада яшәүче үзбәк, таҗик, әзербәйҗан милләтләре Нәүрүз бәйрәменең гореф-гадәтләре, үзләренең милли ризыклары белән таныштырдылар.

Дәүләт Мансуров - иртә таңнан казан янында кайнаша. Пылауны бөтен җаныңны, игътибарыңны биреп пешерсәң генә тәмле чыга ди ир-ат. Казанда – 8 килограмм ит, 15 шәр килограмм дөге белән кишер һәм 5 литр май. Нәтиҗәдә 100 килограмм үзбәк пылавы килеп чыга. 

"Өстәлләрдә пилмән, яшелчәдән пешерелгән самса, йортларыбызда шулай табыннар корып Нәүрүзне билгелибез. Барлык Түбән Кама халкын үзбәкләр җәмгыяте исеменнән бу бәйрәм белән котлыйм", - ди үзбәкләр милли-мәдәни җәмгыяте җитәкчесе  Сәлимә Ишморатова 

Нәүрүз бәйрәмендә үзбәкләр, таҗиклар, әзербәйҗаннар корган өстәлләр милли ризыклардан сыгылып тора. Иң кадерлеләренең берсе – сүмәләк исемле сый. Аны бодай оны белән мамык маен тәүлек буе кайнатып пешерәләр. Шулай ук өстәлдә яз килүне аңлаткан бодай үсентесе. Ә монысы таҗик халкының ир-атлар биюе. Алар аны үзара узыша-узыша бииләр. Нәүрүз бәйрәмендә төрки халыклар аз гына булса да түбәнкамалылырны үзләренең гореф-гадәтләре белән таныштыралар. Җырларын-биюләрен тәкъдим итәләр. Нәүрүз – төрки һәм фарсы телле халыкларның борынгы бәйрәме. Ул яз килүне аңлата. Түбән Камада аны күп еллар зурлап, шәһәр күләмендә уздыралар. Сәхнәдә төрле иҗади коллективлар чыгыш ясый. Быел да бәйрәмдә меңләгән кеше кунак була. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев