Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Камада Качману бәйрәмен билгеләп уздылар

Гыйбадәт кылу, тәмле ризыклар пешерү, изге гамәлләр кылу — православие динен тотучылар Качману бәйрәмен билгеләп узды. Төп йола — суга чуму.

Быел шәһәр һәм районда 9 урын булдырылган, шуларның берсе Красный Ключ бистәсендә урнашкан.

Атакай суны аруландыра. Качману бәйрәменең төп үзенчәлеге әнә шул. Православие динен тотучылар арасында изгеләндерелгән суда коенсаң, күңел чистарына, күп төрле чирләрдән дәва аласың, дигән ышану яши. НТР хәбәрчесе Александр Халин ел саен әлеге йоланы үти. Күңелдән дога кылып, 3 тапкыр суга чума. 

Салкын суда коену мәҗбүри гамәл түгел, ул — гореф-гадәт. Бит-кулларны юу да җитә, дип белдерә дин әһелләре. Бу көнне чишмә суы да изге. Аны җыеп калырга теләүчеләр күп булды. Һәр тамчысы — шифалы көчкә ия, ел буе бозылмый, ди түбәнкамалылар. 

Быел Түбән Кама шәһәре һәм районында 9 махсус урын әзерләнгән. Шуларның өчесе — сулыкларда урнашкан. Һәр ноктада — полиция һәм медицина хезмәткәрләре кизү тора.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев