Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Камада «Йөрәктән — йөрәккә» муниципаль иҗади фестиваль узды

Аның төп катнашучылары — физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез.

Күңелләргә үтеп керерлек иҗат номерлары. Түбән Камада, матур гадәткә кергән «Йөрәктән — йөрәккә» муниципаль фестиваль узды. Аның төп катнашучылары — физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез. Алар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр. Бәйрәмдә безнең иҗат төркеме дә булып кайтты.

Кече яшьтә булсалар да, әлеге нини йолдызчыклар тормышның кыйммәтен яхшы аңлыйлар. Һәр көнгә сөенәләр. Уфтанып яшәргә өйрәнмәгәннәр.

Эльвира Әскәрованың да йөрәгендә — ялкын, күзләрендә — очкын. Күңелгә үтеп керерлек җырлары белән тамашачыны илһамландыра да, уйландыра да. Инвалид коляскасына утырырга мәҗбүр булган түбәнкамалы актив тормыш рәвеше алып бара.

Физик мөмкинлекләре чикле түбәнкамалыларны Түбән Кама мэры да котларга килә. Рамил Муллин сәхнәдән җылы теләкләрен юллый.

«Йөрәктән-йөрәккә» муниципаль фестивале инвалидлар ункөнлеге кысаларында үткәрелә. Физик мөмкинлекләре чикле артистлар үзләренең иҗади яктан күпкрылы булын дәлилләделәр. Чыгышларны тамашачылар алкышларга күмде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев