Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Камада “Җидегән чишмә” кичәсе узды

80 нче елларда оешкан әдәби – музыкаль кичә шәһәрдәшләребезнең яраткан күңел ачу чарасына әверелә. Халык яратып йөргәнгә аны – легендар кичә, дип тә атыйлар. Бу юлы да ул милләтебез язмышына битараф булмаучыларны бер залга җыя.

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры артистлары тамашачыны көлдерә дә, уйландыра да. Сәхнәдә – төрле елларда куелган спектакльләр. Комедия жанры –  драма белән алмашына.  Бүген актерлар 35 еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясыйлар.

Артистлар өчен бүген аеруча дулкынландыргыч кичә. “Җидегән чишмә” – театрга багышлана. Бу бик зур дәрәҗә, ди баш режиссер Рөстәм Галиев. Чөнки 80 елларда оешкан әдәби-музыкаль кичәнең даны бөтен Татарстанга  тарала.  Моны Казаннан кулгән кунаклар да дәлилли.

Түбән Кама башлыгы Рамил Муллин да шундый теләктә. Шәһәр мэры тәкъдиме белән “Җидегән чишмә” кичәләрен оештыру эше театрга тапшырыла. Яңа формат,заманча бизәлеш, дәрәҗәле кунаклар.... Проектка зур өметләр баглыйлар.

Очрашуны ике айга бер тапкыр үткәрергә уйлыйлар. Киләсе кичәне – “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенә багышлаячаклар. Аларга 55 ел тула.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев