Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Камада һава торышы -35 градусны күрсәтә

Соңгы 9 ел өчен бу рекорд температура, ди белгечләр. Урыннары белән авыл җирлекләрендә хәтта 38 градус салкын булган. Әлбәттә мондый һава торышы шәһәрдәшләрнең көндәлек тормышына да үзгәрешләр кертә. Кайберәүләр машиналарын кабыза алмый, укучылар мәктәпләргә бармый.

Фәнил Юлбарсев суыктан куркып тормыйча иртән үк балык тотарга килгән. Гадәттән тыш салкын температура балыкчыга киртә түгел, барлык кирәк-яраклары үзе белән. 

Палаткам тора, палатка эчендә горелка миңа җылы, суыктан курыкмыйм, ди балыкчы 

Тик салкында озак булу күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Шулай итеп бу көннәрдә хастаханәгә, өшү билгеләре белән өлкән яшьтәге 2 түбәнкамалы мөрәҗәгать иткән. Бәхеткә, аларга госпитализация таләп ителми. 

Суларга шундый рәхәт, күңелгә рәхәт. Кыш булса шундый булсын ул, ди түбәнкамалы 

Түбән Каманың мәгариф идарәсе дә мондый салкында ата-аналарга балаларын өйдә калдырырга киңәш итә. Әлбәттә укучы мәктәпкә килгән очракта аның өчен дәресләр уздырачаклар. Кайбер укытучылар исә читтән торып кына укытырга була. Бүген авыл мәктәпләренә йөртә торган автобуслар да рейска чыкмый. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеларына килүче балалар саны да аз була. Күпләр сабыйларын өйләрендә калдыралар. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев