Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Камада аучы этләр күргәзмәсе узды

Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән аучылар үзләренең дүрт аяклы дуслары белән таныштырдылар. Махсус экспертлар этләрнең тышкы кыяфәтен, үз-үзен тотышын, хәрәкәтләрен бәяләде һәм иң яхшы этне сайлады.

Татарстанның аучылар һәм балыкчылар җәмгыятеннән килгән экспертлар этнең тешләрен карый. Хайваннарны тикшерү шуннан башлана да. Чөнки аучы этләр өчен тешләр мөхим роль уйный. Аннары экспертлар койрыклының баш формасын, гәүдәсен карап нәтиҗәләр чыгаралар.

"Этләрне без бәялибез тышкы кыяфәтенә карап стандарт бар инде, башның төзелеше ничек булырга тиеш гәүдәсе, җоны, тиреләре, аякларын карыйбыз, чагыштырабыз һәм 1, 2, 3 нче урыннар билгелибез", - ди ТР “Аучылар һәм балыкчылар җәмгыятенең”  2 нче категорияле эксперты Мансур Әхмәдиев 

Виктор Паньшин күргәзмәдә катнашыр өчен Алексеевскидан килгән. Яр кушатлы көнбатыш лайкасына 2 яшь. Аучы этне урамда тота. Аларга аерым игътибар кирәк ди ир-ат – еш йөртергә, туклануы да балык, ит, ботка кебек ризыкларга бай булырга тиеш. Аучы аның белән эре хайваннарны  - поши, кабан дуңыгызын, бурсыкларны аулый икән. Аучылар Татарстанның төрле районнарыннан килгәннәр – Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Алексеевск...

"Кешелек дөньясы күпме яши, этләр аларга һәрвакыт ярдәм итә, ул үз хуҗасына ауда булыша. Менә шушы күргәзмәләрне уздырып без иң яхшы, җитез этләрне сайлыйбыз, аларның токымын арттыру өстендә эшлибез", - ди ТР “Аучылар һәм балыкчылар җәмгыятенең” 2 нче категорияле эксперты Мансур Әхмәдиев

Күргәзмәне Республиканың аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте оештыра. Ул башка районнарда да оештырыла. Чарада барлыгы 50 гә якын этне бәялиләр. Иң яхшысы дип Алексеевскидан килгән Яр кушаматлы эт табыла. 

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев