Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Кама урамнары күлләвекләр белән тулган

Кайбер участоклардан кешеләр генә түгел, машиналар да көч хәл белән уза. Сәбәбе – һава торышының кисәк җылытуы һәм берничә көн рәттән яңгыр явып торуы. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре проблема белән мөмкин булганча көрәшә.

Зур машиналар күлләвектән әкрен генә, тормозга басып узалар. Автомобильчеләр курка, чөнки су эчендә чокырлар да булырга мөмкин. Өстәвенә, мондый участоктан узу – тимер атка зыян салмыйча калмый. Камил Гыйниятуллинга да зур күлләвек аша чыгарга туры килә. Автомобильче Рамус сәүдә үзәгенең парковкасында туктый. Тик аннан кире чыгуы инде авыр була. 

"Су җыела инде ул яңгыр ява, кар эри, мин акуратно йөрим инде карап, чокырларга кермәскә тырышам", ди түбәнкамалы Камил Гыйниятуллин 

Шәһәр урамнарында зур күлләвекләрнең барлыкка килүе, һава торышының кисәк җылытуы белән бәйле. Өстәвенә ике көн рәттән көчле яңгырлар ява. 

"Беренче карганда әйе әлбәттә мондый яңгырлар безнең эшне җиңеләйтә, кар эри. Киптергәч юлларны төзекләндерә башлый идек. Үзегез күрәсез юлларда чокырлар да күп, кешеләр тәгәрмәчләрен дә тишәләр, шундый чокырлы урыннарга без ограждениелар куябыз", диТүбән Кама шәһәре комплекслы төзекләндерү предприятиесе директоры Рафаэль Демидов

Белгечләр әйтүенчә, бүген, яңгырның якынча бер айлык нормасы ява. Нәтиҗәдә, ливневкалар моның кадәр суны агызып җитешми. Алар булмаган урыннарда белгечләр машиналарда килеп суны суырталар. Синоптиклар фаразы буенча, инде бүген төнгә һава торышы суытып, минус 7 гә кадәр төшәчәк. Шуңа да киләсе тәүлектә юлларда сак булырга киңәш ителә. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев