Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Кама районының Трудовой бистәсендә буаны ләмнән чистарталар

Буаны чистарталар. Түбән Кама районының Трудовой бистәсендә зур эшкә тотынганнар. Күл төбенең ләм белән капланган булуы турында авыл халкы хәбәрдар. Шуңа да быел сулыкны үзара салымнан җыелган чаралар хисабына башкарырга булалар.

Экскаватор башта үз-үзенә юл сала, аннары сулык төбеннән алынган ләмне Камазга төи.

Авыл халкы сөйләвенә, әлеге мәйданчыкта ясалма буа 40 ел элек барлыкка килгән. Хәзер инде сазлыкка әйләнгән. Трудовой бистәсендә яшәүчеләр күлне яңартырга булалар. Барлыгы  5 мең квадрат метр мәйданны тәртипкә китерергә кирәк. Чөнки янәшә-тирәдә сулыклар юк.

Күлне чистартуга республика бюджеты ярдәме белән 1 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Җәй көне күл җирле халыкны җәлеп итү үзәге булачак. Янгын куркынычсызлыгы ягыннан буа бик кирәк. Эшләр ике атна эчендә тәмамланыр дип көтелә. Язга исә сулык тирәсен матурлаячаклар. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев