Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Кама мөхтәсибәте мөселманнар өчен ял оештырды

Түбән Кама мөселманнарының кышкы табигатькә чыгуы матур гадәткә кергән. Менә инде 17 ел рәттән алар “Чайка” лагерында җыелышалар. Салкын көннәр дә комачаулык итми. Әти-әниләр балалары белән хәрәкәтле уеннар уйныйлар, күңелле ял итәләр

Капчык киеп сикерү, аркан тартышу, чанада шуу.... Эстафета уеннарында балалар да өлкәннәр дә теләп катнашалар. Кыш көне табигатькә чыгу Түбән Кама мөселманнары өчен матур гадәткә кергән. Быел да “Чайка” лагерына ике йөзләп кеше килә.

Түбән Кама районы имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов мөселманнарны актив тормыш рәвеше алып барырга чакырды.   Табигать кочагына чыгып ял итү дини йолаларны оныту дигән сүз түгел. Кышкы салкын көндә күңел ачудан кала, бергә җыелып урамда намаз укыдылар.

Саф һавада күңел ачканнан соң, ял итүчеләрне җылы бүлмәләр һәм тәмле пылау көтеп торды. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев