Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Кама керәшеннәре Нардуган бәйрәмен каршылый

Бәйрәмне элек-электән Раштуадан соң, Качмануга кадәр үткәргәннәр.

Керәшен җырларын сузып, уен-көлке, такмаклар әйтешеп нардуганчылар кунактан-кунакка йөри. Хуҗа йортына кергәч уеннар да оештыралар. Балчыклы авылында яшәүче Кузнецовлар гаиләсе бәйрәм оештыручыларын мул табын корып каршы алалар. 

"Алар безнең өйгә бәйрәм алып килделәр. Куаныч, сөенеч алып килделәр. Бергә-бергә күңел ачтык. Әти-әниебездән калган җырларны башкардык. Элек-электән килгән җырларыбыз яңгырап тора, күңелләребезне ачып тора. Элек әниләр безгә биргәннәр, хәзер без балаларга бирергә тырышабыз", - ди Вера Кузнецова. 

Нардуган Раштуадан сон 12 көн буена  уткәрелә торган керәшен кунел ачу бәйрәме.  Төп шарты – кунаклар йөзләрен танымаслык итеп яшерергә тиеш. Алар йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек теләгәннәр. Бәйрәмдә җырлап биегәннәр, шаярганнар. 

Шау-шу төркеменә Балчыклы авылының мөхтәрәм әбие Палук түти дә иярә. Әлеге бәйрәмне бер ел да калдырганы юк. Нардуган вакытында керәшен авыллары гөрләп торган.

"Унике көн буена бик зур бәйрәм дип халык олыларча бәйрәм итә, балачага туңып кайталар да, мич башына менеп җылыналар да, тагын чыгып китәләр иде. Бик күңелле, кызыклы чак иде. Күчтәнәч биргәч, балачага йөри иде анда", - ди Балчыклы авылында яшәүче Палук Никитина. 

Нардуган Түбән Кама керәшеннәре арасында аеруча популяр.  “Баш чишмә”, “Сүрәкә” ансамбльләре башта Красный Ключ бистәсендә булалар, аннары Балчыклы авылына киләләр. Өйгә шау-шу төркемне кертсәң, уңыш, бәхет килә дигән ышаныч яшәгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев