Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Тәҗрибә уртаклаштылар

Узган шимбәдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ТР моношәһәрләрендә булдырылган өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләре (ТОСЭР) эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Исегезгә төшерәбез: ТОСЭР статусын Түбән Кама узган елның 22 декабрендә алган иде. Киңәшмә эшендә ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды директоры Андрей Афонин, Яр Чаллы, Яшел Үзән,...

Узган шимбәдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ТР моношәһәрләрендә булдырылган өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләре (ТОСЭР) эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Исегезгә төшерәбез: ТОСЭР статусын Түбән Кама узган елның 22 декабрендә алган иде.
Киңәшмә эшендә ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды директоры Андрей Афонин, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Чистай, «Химград» технополисы, «Түбән Кама» промышленность паркы» ИК вәкилләре һәм башкалар катнашты. Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең ТОСЭР үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары Эльдар Тимергалиев киңәшмәдә катнашучыларга «Яр Чаллы» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе эшчәнлеге турында сөйләде.
Әлеге киңәшмәгә Түбән Камадан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый һәм инвестицион үсеш буенча урынбасары Радмир Беляев җитәкчелегендәге делегация барган иде.
Түбән Кама эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге матбугат хезмәтеннән алынган
мәгълүмат буенча.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев