Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Транспорт, юллар...Сораулар бик күп

9 сентябрьдә НТР телерадиокомпаниясендә Түбән Кама мэры Айдар Метшин белән «туры элемтә» узды.

Төп мәсьәләләрдән транспорт йөрешенә кагылышлы сораулар яңгырады. Айдар Метшин әйтүенчә, бу бик җитди мәсьәлә, әмма аны хәл итү юллары инде планлаштырылган. Шәһәр транспортының йөреше буенча яңа система 2021 елның беренче кварталында тәкъдим ителәчәк. Мэр түбәнкамалыларны бераз сабыр булырга чакырды. Хуҗасыз хайваннарны кайгыртучылар туры эфир вакытында хайваннар өчен приют төзү мәсьәләсе турында сораштылар. Айдар Метшин белдерүенчә, шәһәр җитәкчеләре илнең башка өлкәләрендә уңышлы һәм тискәре тәҗрибәне җентекләп өйрәнгән.
– Түбән Камада биш ветеринария клиникасы эшли, шуларның берсе – дәүләтнеке, калганнары – хосусый. Спорт урамында урнашкан дәүләт клиникасында
төзекләндерү эшләренең беренче этабы тәмамланды, ки-ләсе елда аның янында юлны яңартачакбыз. Хосусый клиникалар да читтә калмаячак, – дип аңлатты шәһәр мэры. Ә күптән түгел эшли башлаган «Зооцентр» белгечләре хуҗасыз хайваннарны тотып, чип беркетә, стерильләштерә икән.
Сезон буе «Индустрия» ширкәте бакчачылары электр белән тәэмин итүнең начар булуы турында НТР хәбәрчеләренә дә, шәһәр хакимиятенә дә даими
хәбәр итеп торды. Бу тәр-типсезлекләр инде 10 ел дәвам итә. Бакчачылар рәисләрен гаепли, өстәвенә ширкәт Алабуга районына керә икән.
Эш шунда ки, электр белән тәэмин итүне җайлар өчен, яңа трансформатор станциясе урнаштырырга кирәк.
– Станция 2 миллион сумга төшә, шуның 600 меңен бакчачылык ширкәте бирергә тиеш, 1 миллион 400 мең сумы республика бюджетыннан бүлеп  биреләчәк. Мондый программада күмәк катнашу мәсьәләне тизрәк хәл итәр иде, – диде Айдар Метшин.
Бер ир Шинчылар урамындагы борылышлардан зарланды. Аны мэр үзе белән шәхсән очрашырга чакырды, шулай ук, белгечләрне, ЮХИДИ җитәкчеләрен дә чакырачагын әйтте.
Ә менә мәктәп укучыларының ата-аналары биш көнлек уку атнасы сорадылар. Яки шимбә көнне дистанцион укуга гына калдырырга, дигән фикердә алар.
– Моны мәгариф идарәсе белән хәл итәргә кирәк. Әмма быел үзгәрешләр кертелмәячәк, чөнки сәгатьләр саны билгеле, белем бирү процессы башланды, – диде Айдар Метшин.
Сораулар күп булганга, барысына да җаваплар биреп бетереп булмады, билгеле. Әмма мэр аларны төрле оешма җитәкчеләренә тапшырырга вәгъдә бирде. Җаваплар исә кешеләрнең үзенә җибәреләчәк.

Н.Лушникова фотосы 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X