Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Тетрәндергеч фаҗига

Сөембикә урамындагы 42 нче йортта газ шартлаган.14 сентябрьдә кичке сәгать 9лар тирәсендә бердәм дежур хезмәтенә тулай торакның 4 нче каттагы бер бүлмәсендә шартлау һәм янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешкән. Урынга тиз арада коткару хезмәтләре килеп җиткән.

Бурычлары өчен япсалар да...


Янгынны сүндергәч, фатирда бер ир мәетенә тап булалар. Соңрак тикшерү комитеты аның үлеме буенча җинаять эше кузгаткан. 52 яшьлек бу адәмнең беркайда да эшләмәве, хәмер белән мавыкканы да ачыкланган. Янгынга бер атна кала бурычлары җыелу сәбәпле, аның газын өзеп, торбасына пломба куйган булганнар.
Шунысы да бар, янгын чыккан көнне шул йортта яшәүчеләр дежур хезмәткә газ исе чыгуыннан зарланып шалтыратканнар. Аварияләр хезмәте килеп, көнкүреш газының әлеге ирнең фатирыннан чыкканын ачык-лаган. Тикшергәч, газ килүне ябып, торбасына томалагыч куйганнар. Тикшерүчеләр фаразынча, бел-гечләр киткәч, хуҗа ир ул томалагычны алган. Газның шартлау сәбәбе ачыклана.
Янгын вакытында подъездда яшәүче кешеләрне тиз арада чыгара башлаганнар. Коткаручылар бер инвалид ирне алып чыкканнар, тагын тугыз кешегә ярдәм иткәннәр, 40 кеше үзләре җыенып чыккан. Урында гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең оператив штабы җыелган, шәһәр мэры Айдар Метшин килеп җиткән. Кешеләргә транспорт китерт-кәннәр, фатирсыз калганнарга вакытылча яшәү өчен урын әзерләгәннәр. Ике кеше вакытлыча  яшәү урынына урнаштырылган, калганнары исә туганнарына барып сыенганнар.

Ярдәм күрсәтеләчәк


Икенче көнне иртүк вакыйга урынына барлык гадәттән тыш хезмәтләр килгән. Коммуналчылар суны, электрны тоташтырганнар, газны да биргәннәр,
лифтны да җибәргәннәр.
– Ватылган пыялаларны һәм тәрәзәләрне җыеп алдык. Подъездга яңа пыялага заказ бирдек. Шулай ук пластик тәрәзәләр һәм балкон рамнары куясы урыннарда белгечләребез эшли. Өч альпинист бинаның алгы ягын корымнан чистарталар, – диде «ПЖКХ-17» идарәче компаниясе директоры урынбасары Руслан Нигъмәтуллин.
Фаҗига булган фатирда тик-шерүчеләр эшләгән. Белгечләр исә зыян күләмен ачыклый һәм бинаның алга таба яшәүгә ярак-лы булу-булмавын тикшерә башлаганнар. Наталья Волошенкова зыян күрүченең күршесендә яши. Шартлаудан балкон рамнары, ишек һәм йокы бүлмәсендәге тәрәзәләр «очкан». Хатын әйтү-енчә, исән калуларын ул могҗи-за дип саный һәм бу фаҗига турында сөйләгәндә һаман да тынычлана  алмый. Шул ук йортта яшәүче Диана бу вакытта өй эшен эшләп утырган. Алар фатирында да тәрәзәләр челпәрәмә килгән.
– Янгын вакытында тораклары зыян күргән барлык кешеләргә дә матди ярдәм күрсәтеләчәк, – дип вәгъдә бирде Айдар Метшин шәһәр һәм район җитәкчеләре белән уздырган киңәшмәдә. 
Йортта, шулай ук каршыда һәм янәшәдә торучы йортларда барлыгы 69 фатир зыян күргән.

Лилия Заһретдинова

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X