Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Температуралы пациентлар табибка эләгер өчен зур чиратта торырга мәҗбүр

1 нче номерлы поликлиникада шундый проблема килеп туган. Авырулар терапевтка эләгер өчен 3, хәтта 4 сәгать тә көтеп утыралар икән.

Анна Морозова чиратта торып аргач, урамга саф һава суларга чыккан. Хатын-кыз поликлиникага улын алып килгән. Егет үзен начар хис итә. Аңа температуралы пациенларны кабул итә торган пунктка барырга киңәш иткәннәр. 

Анда бик күп кеше. Анда теге якта да бик күп кеше утыра тулык эскәмияләр ковидка мазок алабыз дип язганнар кайчанга кадәр утырабыз билгеле түгел, ди Анна Морозова

Табиблар белдерүенчә, сезонлы салкын тиеп авыручылар чыннан да шактый, һәм бу Түбән Кама гына түгел, бөтен Татарстан буенча.  Мондый хәл ел саен, салкын һава торышы урнашу белән күзәтелә.  Вирусның таралуын булдырмас өчен – үзләрен начар хис иткән шәһәрдәшләрне аерым урында кабул итәләр. Хәзерге вакытта табиблар көчәйтелгән режимда эшли. Шуңа да медицина ярдәмен күрсәтү тоткарлыклар белән бара.  Проблема хәл ителә, без табиб, фельшерларны, бүлек мөдирләрен – температуралы пациентилар белән эшләүгә юнәлттек, ди күп профильле үзәк район хастаханәсе баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары Дарья Войман.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X