Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбәнкамалы өч сәгатьтән артык коронавирус белән авыручы кеше янында булган

Социаль челтәрләрдә Түбән Камада коронавирусның беренче очрагын теркәгәннәр дигән мәгълүмат таратыла.

Түбән Кама кызы шик астына эләккән, ул берничә көн элек Германиядән әйләнеп кайткан. Бу самолетта аның белән бергә коронавируслы пассажир очкан икән. Аны тиз арада ашыгыч рәвештә тикшерүгә җибәрәләр.

"Паникага бирелергә кирәкми, пациент анализлары тискәре булды. Түбән Камада коронавирус юк!" - бу хакта НТР 24 телеканалының интернет-редакциясенә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Изиятуллин сөйләде.

Шуңа да карамастан, табиблар түбәнкамалыларга гап-гади гигиена кагыйдәләрен үтәргә: кулларны юарга, борынны юарга, бина җилләтергә һәм кеше күп булган урыннарга йөрүдән баш тартырга киңәш итә.

Чыганак: НТР-24

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев