Туган як

“Түбән Кама үсмәсә, республика да үсмәячәк”

18 февральдә муниципаль район һәм шәһәр советларының берләштерелгән сессиясе булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Сессия башланыр алдыннан, Түбән Кама шәһәр мэры Айдар Метшин озатуында Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк бинасында булып, анда кешеләрне кабул итү тәртибе белән танышты, консультантларның эш урыннарын,...

18 февральдә муниципаль район һәм шәһәр советларының берләштерелгән сессиясе булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Сессия башланыр алдыннан, Түбән Кама шәһәр мэры Айдар Метшин озатуында Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк бинасында булып, анда кешеләрне кабул итү тәртибе белән танышты, консультантларның эш урыннарын, электрон чиратны, мәгълүмат чараларын, көтү залын карады. Президент, Түбән Кама күпфункцияле үзәк базасында, республикадагы шул тармакка кагылышлы барлык структура һәм хезмәт вәкилләре катнашында семинар уздырырга һәм мондагы үрнәк буенча республиканың башка төбәкләрендә дә шундый ук үзәкләр булдыру өчен тәҗрибә уртаклашуны оештырырга күрсәтмә бирде.
Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин сессиядә ясаган докладында 2013 елда шәһәрнең һәм районның социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде, башкарылган эшләргә хисап тотты. Ул чыгышында муниципаль райондагы демографик хәлне дә күз уңыннан ычкындырмады. Хәзерге вакытта шәһәрдә һәм районда барлыгы 272 мең кеше яши икән. Узган ел шәһәр һәм район территориясендә 3145 бала туган. Алдагы еллар белән чагыштырганда, муниципаль районда яшәүчеләр саны 1545 кешегә арткан. Ләкин артым авылда яшәүчеләр исәбенә түгел, ә шәһәрдә яшәүчеләр исәбенә булган. Районнан китүчеләр саны да күп икән. Узган ел даими яшәү өчен 3427 кеше күченеп килсә, 5172 кеше читкә күченеп киткән.
Айдар Метшин 2013 елда Түбән Камада шәһәр балалар дәваханәсендә перинаталь корпус ачылуы турында да әйтте. Быел республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 90 миллион сум акча ремонт эшләренә тотылачак, шул исәптән балалар дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә дә ремонт ясалачак. Узган ел район авыл җирлекләрендә ике фельдшер-акушерлык пункты ачылган, ә алты пунктка капиталь ремонт ясалган. Республика программасы кысаларында балалар бакчаларында өстәмә 574 урын булдырылган. Быел 520 урынга исәпләнгән тагын ике балалар бакчасы төзү планлаштырыла.
2013 елда 130 мең квадрат метрдан артык мәйданда торак төзеп тапшырылган. Муниципаль район башлыгы, ниһаять, Кама Аланында да торак төзелешенең җанланып китүе турында белдерде. Районда 467 миллион сумга күп квартирлы йортларга капиталь ремонт эшләре үтәлгән. Кешеләр 3,17 миллиард сумлык торак-коммуналь хезмәтләр кулланганнар. Ләкин квартир хуҗалары бюджетка нәкъ шул кадәр акча түләгәннәр, дигән сүз түгел әле бу. Яңа ел башында кулланучыларның торак-коммуналь хезмәтләргә бурычлары 235 миллион сумга җиткән.
2013 ел икътисадый яктан да бик җиңел булмаган. Районда промышленностьта җитштерү нибары 1,2 процентка арткан. Шәһәр мэры, шулай ук, эре химия предприятиесе булган "Нижнекамскнефтехим" акционерлык җәмгыятендә югары җитәкчеләрнең алмашынуын да билгеләп узды. Эшләгән дәверендә, шәһәребезне икътисадый һәм социаль яктан үстерүгә зур ярдәм итүе өчен элекке генераль директор Владимир Бусыгинга рәхмәт белдерде.
Айдар Метшин муниципаль районда авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә дә тукталды. Хәзерге вакытта районда 5 эре авыл хуҗалыгы берләшмәсе, 80нән артык крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 35 гаилә фермасы бар. Узган елда терлекчелек һәм игенчелек продуктлары җитештерү буенча яхшы күрсәткечләргә ирешелгән. 2,75 миллиард сумлык тулай продукция җитештерелгән. Бу алдагы еллар белән чагыштырганда 3 процентка артыграк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чыгышында: "Илебезнең нефть-химия үзәге буларак, Татарстанның икътисадын үстерүгә түбәнкамалылар зур өлеш кертәләр", - диде. Хәзерге вакытта республиканың икътисадый үсешеннән республика җитәкчеләре канәгать түгел. Киләчәктә аны үстерү Түбән Камада яңадан-яңа проектлар уйлап табып, аларны тормышка ашыруга бәйле икәнлеген ассызыклады. "Түбән Кама үсми икән, республика да үсмәячәк" - дип белдерде ул.
Сессиядә, шулай ук, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләренә дә тукталдылар. Түбән Кама эшмәкәрләренең иҗтимагый советы рәисе Максим Сперанский доклад белән чыкты. Ул шәһәребездә эшмәкәрлекне үстерү үзәге оештыру турында карар кабул ителүе һәм ул үзәккә инде бина да бирелүе хакында әйтте. Мондый үзәк булдыру оешмаларның җыелышларын үткәрү белән генә чикләнеп калмыйча, эшмәкәрлекне үстерү өлкәсендә тематик чаралар үткәрү мөмкинлеге дә бирәчәк, диде М.Сперанский.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: