Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Кама - икътисади үсештә

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Олег Дмитриевич БИТ-МИРЗА белән төбәгебездәге, ахыр максаты табыш алуга һәм предприятиеләрнең динамик үсешен тәэмин итүгә исәпләнелгән инвести-цияләргә кагылышлы әңгәмә тәкъдим итәбез. - Кама Аланы поселогындагы индустриаль паркның үсеш перспективалары турында аңлатып үтә алмассызмы? - «Кама Аланы» индустриаль паркы, Россия...

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Олег Дмитриевич БИТ-МИРЗА белән төбәгебездәге, ахыр максаты табыш алуга һәм предприятиеләрнең динамик үсешен тәэмин итүгә исәпләнелгән инвести-цияләргә кагылышлы әңгәмә тәкъдим итәбез.
- Кама Аланы поселогындагы индустриаль паркның үсеш перспективалары турында аңлатып үтә алмассызмы?
- «Кама Аланы» индустриаль паркы, Россия хөкүмәте күрсәтмәсе һәм Татарстан Министрлар кабинетының 2008 елдагы 572нче карары нигезендә, полимерлар эшкәртү максатыннан төзелде. Бу проектны гамәлгә ашыру өчен, 2,7 миллиард сум инвестиция җәлеп ителде. Шул исәптән, 1,84 миллиардын шәхси инвестиция тәшкил итте.
Әлеге индустриаль паркта эш җайга салына башлаган бер вакытта, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, муниципаль җитәкчеләрнең тиешле игътибарын юнәлтү белән беррәттән, бу проектны тормышка ашыруда үзенең дә һәрьяклы ярдәм күрсәтәчәген әйткән һәм аның уңышлы проект булачагына ышаныч белдергән иде.
Бу сүзләрнең хаклыгы - вакыт һәм зур ышаныч күрсәтелгән хезмәт кешеләре тырышлыгы белән расланды: 2014 елда биредә 26290 тонна чимал эшкәртелгән булса, быел ул 46718 тоннага җиткереләчәк, ә инде 2016 елда 74400 тонна тәшкил итәр дип планлаштырыла. Биредә эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хаклары узган елны 24692 сум булса, быел инде 26508 сумга җитте.
2014 елдан башлап хәзерге көнгә кадәр инвесторлар көче белән, стретч-пленка җитештерелә торган ике линия сатып алынды. Еллык куәте 41 мең тоннага исәпләнелгән бу линияләр 713,5 миллион сумга төшкән.
- Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районында инвестиция климатына, инвесторларны җәлеп итү мөмкинлегенә тукталсагыз иде.
- Нефть химиясе башкаласы булган Түбән Кама - үзенең икътисади әһәмияте ягыннан Татарстан Республикада җитеш-терелә торган промышленность продукциясенең 23,2 проценты безнең шәһәр өлешенә туры килә.
Түбән Кама районы үзен икътисади ышанычлы партнер буларак та расларга омтыла. Икътисади тотрыклылыкны, халыкны уңай шартларда һәм мул тормышта яшәтүне күз уңында тотып, җитәкчелек шәһәр һәм республикакүләм әһәмиятле проектларны тормышка ашырырдай инвесторлар җәлеп итүгә зур игътибар бирә. Шунлыктан, нефть химиясе чималын һәм калдыкларын эшкәртү буенча яңа производстволар төзелешенә дә күпләп инвестицияләр кертелә.
- Төбәктәге уңышлы инвестиция проектларына мисаллар...
- «ТАНЕКО» җәмгыятенең нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында төзелгән гидрокрекинг һәм база майлары производствосын мисалга китерергә була. Шулай ук, «ТАИФ-НК» җәмгыятенең нефть эшкәртү заводында авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексы сафка бастырылды. «Нижнекамскнефтехим» акционерлык җәмгыятендә ЭП-1000 олефин комплексы һәм, шулай ук, 37,5 мең тонна еллык җитештерү куәтенә ия альфа-олефин производствосы төзелде. Еллык куәте 50 мең тоннага җитә торган полистрол производствосы җайланмасының өченче чираты эшли башлады.
Ничә дистә еллар дә-вамында машиналар өчен чыдамлы тәгәрмәчләр җитештерә торган «Нижне-камскшина»да бер елга 7 миллион данә югары сыйфатлы шин ясала башлады. Шул исәптән, тоташ металл кордлы шиннар җитештерү белән генә чикләнмичә, йөк машиналары өчен булган бу төр шиннарның тузганнарын яңартып ясау юлы белән, файдалану вакытын бермә-бер арттыруга ирешелде. Монысының мохит иминлеге өчен әһәмияте аеруча зур. Биредә ясалган шиннар Россия белән генә чикләнеп калмыйча, чит илләргә дә озатыла.
- Промышленность төбәге булсак та, районыбызда авыл хуҗалыгына да зур игътибар бирелә. Шәһәр кешесен азык-төлек белән тәэмин итүче крестьян-фермер хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияне халыкка сату өчен, Түбән Камада фермерларның махсус базары төзеләчәкме?
- Фермерлар базары төзү мәсьәләсе әлегә хәл ителеп бетмәгән. Аның каравы, авыл фермерларының Южная урамындагы «Магнит» сәүдә үзәгендә сату итү өчен, ташламалы шартларда (бәлки әле, бушлай да булыр), арендага үзләренә кирәк кадәр урын алу мөмкинлеге бар.
Билгеле булганча, узган көздән башлап апрель уртасына кадәр һәр атнаның шимбә һәм якшәмбесендә шул «Магнит» территориясендә һәм шәһәрдәге базарларда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли...
Хәзерге шартларда төп максат - халыкны үзебезнең Татарстанда җитештерелгән ит, сөт ризыгы, яшелчә һ.б. белән тәэмин итү. Шуңа бәйле рәвештә, яшелчә үстерүче, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче авыл эшчәннәренә, үз гаилә фермаларын төзү һәм анда эшне җайга салуда алыштыргысыз ярдәм буларак, республикакүләм максатчан программалар тормышка ашырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев