Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Татарча диктант: соңгысы булмасын

Узган шимбәдә, 27 октябрьдә дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узды. Түбән Кама шәһәре һәм районында әлеге сынауны 303 кеше үтте.

Шәһәрдә диктантны Кол Гали исемендәге милли китапханәдә һәм 15 нче мәктәптә яздылар. Текстны укытучылар, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе язучылары, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры артисты Гүзәл Шәмәрданова укыды. Ул мәшһүр татар язучысы Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәреннән алынды. Авторны сайлаулары очраклы түгел, быел аның 140 еллыгы билгеләп үтелде. Түбән Кама мәгариф идарәсенең укыту-методик яктан тәэмин итү бүлеге методисты Гөлүсә Сабирова әйтүенчә, мондый акция бездә беренче тапкыр уздырыла. Нәтиҗәләр турында мәгълүмат ноябрь ахырында «Диктант. Татар» сайтына урнаштырылачак. 
Альбина Вәлиева фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев