Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Тарихка кереп калачак вакыйга

Илдә РФ Конституция-сенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү узды.

Әһәмиятен аңлыйлар
25-30 июньдә алдан тавыш
бирергә теләүчеләр үз участокларына мөрә-җәгать иттеләр. Өлкән яшь-
тәгеләргә комиссия әгъ-залары өйләренә барганнар. Эш көннәрендә – шәһәрдә, ә ялларда Ильинка һәм Дмитриевка
авылларында мобиль
сайлау участогы оештырылган
автобус йөрде. Куркынычсызлык чаралары
турында онытмадылар:
кешеләрнең тән температурасын
үлчәделәр, һәрберсенә аерым перчаткалар,
битлек, ручка бирделәр. Участоктагы бүлмәләрне җилләтеп, дезинфекцияләп тордылар.
Тавыш бирүдә шәһәре-безнең милли оешмалары әгъзалары да актив катнашты.
Шуларның берсе – «Урал» башкорт автономиясе рәисе Гали Хәсәнов. Ул озак еллар
Түбән Камада яши, табиб
булып эшли, җәмәгать эшләрендә катнаша, ТР Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советы әгъзасы да.
– Мин бу мәсьәләне Россия гражданины буларак кына түгел, җитәкче буларак та өйрәндем. Медицина буенча сорауларны карадым. Шулай ук Конституция Россиянең төрле милләт вәкилләрен яклый алырмы, дигән сорау
да борчыды, – ди Гали Хәсәнов.
Түбән Кама районында да эш яхшы оештырылган. Нәтиҗәдә, алты көн эчендә шәһәрдә – 50 дән, районда 70 тән артык процент кеше тавыш биргән. Республикада
бу күрсәткеч – 70, илдә
55 процент тәшкил итте. «Бердәм булыйк!»
1 июль – тавыш бирүнең төп көне – ял дип игълан ителде. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 8дә ачылдылар. Санитар
нормалар бөтен җирдә үтәлгән, һәрхәлдә, тәртип бозулар
турында көн дәвамында хәбәр итүче булмаган. Бу көнне шәһәрдә – 82, районда 33 сайлау
участогы эшләде.
Беренчеләрдән үз участогына
шәһәр мэры һәм Түбән Кама муниципаль районының Иҗтимагый совет рәисе Хәм-зә Баһманов килде. Сүз уңа-еннан, Хәмзә әфәнде шулай ук участокларның берсендә кү-зәтүче буларак та катнашкан. Бу хакта Түбән Кама мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Соңрак Айдар Метшин ТР сә-нәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов белән бергә Түбән Камада берничә тавыш бирү участогына барып, комиссия
әгъзалары һәм күзәтүчеләр белән аралашканнар. Учас-токларда эшләүчеләргә алдан
махсус кием бирелгән. Йөзләрендә – медицина һәм махсус пластик битлек. Участокка
кергәндә, аякны дезинфекция
сыекчасы сипкән келәмгә сөртергә кирәк. Паспорт комиссия
әгъзасы кулына бирелми, сайлаучы үзе ачып күрсәтә.
1 июльдә беренчеләрдән булып, Кама Аланы бистәсе башлыгы Александр Павлов та үз тавышын
биргән. Ул шулай ук учас-
токтагы санитар куркынычсызлык
системасын да тикшергән.
Тавыш бирүчеләр үз фикерлә-ре белән теләп уртаклашалар.
– Сайлау участогына килеп, үз сүзеңне әйтү мөһим. Барыбыз
да киләчәк өчен тавыш бирәбез, – ди Әминә Хайруллина.
– Битараф булып, илебезне билгесезлектә калдыру дөрес түгел. Бердәм булыйк, килик, фикеребезне белдерик, – дип куәтли Рәдиф Талипов.
Газетаны типографиягә тапшы-рыр алдыннан, соңгы мәгълү-
мат буенча, Россия Конститу-циясенә төзәтмәләр кертү буенча
гомумроссия тавыш бирүдә гражданлык бурычын шәһәрдә – 80 проценттан артык, районда
– 92 процент кеше үтәгән. Сайлауда республиканың
80 процент кешесе катнашкан. Нәтиҗәләр исә 3 июльдә игълан ителәчәк.

Лилия Заһретдинова

фото https://www.e-nkama.ru/news/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев