Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Тапканнар тотар урын!

Күптән түгел Кама елгасындагы боз өстеннән рәсми кичү оештырылу турында язган идек. Бу урын машина йөртүчеләргә генә түгел, балыкчыларга да ошаган. Алар кичү юлы тирәсендә кармак салу өчен бәкеләр тишә башлаганнар. Күпсанлы тишекләр бозның чыдамлыгын киметә, боз аша чыгучы машиналарга куркыныч тудыра. Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре әйтүенчә, мондый...

Күптән түгел Кама елгасындагы боз өстеннән рәсми кичү оештырылу турында язган идек. Бу урын машина йөртүчеләргә генә түгел, балыкчыларга да ошаган. Алар кичү юлы тирәсендә кармак салу өчен бәкеләр тишә башлаганнар.
Күпсанлы тишекләр бозның чыдамлыгын киметә, боз аша чыгучы машиналарга куркыныч тудыра. Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре әйтүенчә, мондый урыннардан боз чатнап китәргә мөмкин. Өстәвенә, балыкчыларны кисәтүләр дә, хәтта штрафлар да куркытмый икән. Бигрәк тә, авыл "браконьерлар" азынган: алар бозга йөзләрчә тишек тишеп бетергәннәр инде. Ә моның ахыры аяныч тәмамланасын уйлап та карамыйлар. Дөрес, гадәттән тыш хәлләр инспекторлары даими тикшереп торганлыктан, әлегә андый күңелсезлекләр булмаган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев