Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Тагын экология турында

Шәһәребездә промышленность предприятиеләре үсешенең экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча, ведомоствоара даими эш төркеменең чираттагы утырышы булды. Анда Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнашты. Хәзерге вакытта шәһәребездә һәм предприятие территорияләрендә җитештерү эшчәнлегенең әйләнә-тирәгә зарарлы йогынтысына контрольлек итү максатында, 10нан...

Шәһәребездә промышленность предприятиеләре үсешенең экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча, ведомоствоара даими эш төркеменең чираттагы утырышы булды. Анда Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнашты.
Хәзерге вакытта шәһәребездә һәм предприятие территорияләрендә җитештерү эшчәнлегенең әйләнә-тирәгә зарарлы йогынтысына контрольлек итү максатында, 10нан артык автомат пунктлар эшли икән. Аларның дүртесе республиканың экология һәм табигый ресурслар министрлыгы исәбенә төзелгән. Шулай ук, Прости авылында да министрлык ярдәме белән бишенче автомат станциясен монтажлыйлар. Болардан тыш, "Нежнекамскнефтехим", "ТАНЕКО" акционрлык җәмгыятьләрендә, җылылык электр үзәгендә һ.б. эре предприятиеләрдә атмосфераны промышленность калдыклары белән зарарлауга күзәтчелек итү буенча тәүлек әйләнәсе эшли торган үз автомат станцияләр бар. Шулай да, хәзерге вакытта Түбән Каманың экологик торышына күзәтчелеккә бәйле барлык мәгълүматны бергә туплый торган система юк әле. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының беренче урынбасары Рөстәм Камалов химия промышленносте предприятиеләре күпләп урнашкан Түбән Кама кебек шәһәрдә барлык экологик күзәтчелек пунктларыннан алынган мәгълүматларны җыеп берләштерүче шундый система булдыруның мөһимлеге турында әйтте. Әлегә мәгълүматларны предприятиеләр бары тик үзләре генә җыялар һәм аларны айга бер мәртәбә генә министрлыкка җибәрәләр. Югыйсә, алар, халыкка да, шулай ук, җитәкчеләргә дә һәрчак ачык булырга тиеш. Түбән Кама мэры Айдар Метшин, үз чиратында, эш төркеменең һәр утырышында предприятиеләр үзләренең күзәтчелек пунктларыннан алынган мәгълүматларга анализ ясасыннар, дигән тәкъдим белән чыкты. Җитештерүчеләр, шәһәр һәм министрлык вәкилләре бу юнәлештә бердәм эшләргә тиеш, дип белдерде ул.
Даими эш төркеме әгъзалары Түбән Афанас авылы тирәсендә урнаштырылган экологиягә күзәтчелек станциясендә булдылар. Түбән Камада башланып киткән "Яшел дулкын" акциясенең барышы белән таныштылар. "ТАНЕКО" акционерлык җәмгыятенең су чистарту корылмаларын карадылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев