Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Тагын агач утыртабыз

Түбән Камада "Яшел дулкын" акциясенең икенче этабы башланды. Узган ел бу акция барышында шәһәребез урамнарында шактый агач утыртылды, Бу матур башлангычны дәвам итеп, быел да 2400 агач утырту күздә тотыла. «Нижнекамская ТЭЦ"та эшләүчеләр, беренчеләрдән булып, шәһәрне яшелләндерү акциясенә кушылдылар. Алар Төзүчеләр урамында инде 30 төп каен утырттылар. Бу көздә шәһәр...

Түбән Камада "Яшел дулкын" акциясенең икенче этабы башланды.

Узган ел бу акция барышында шәһәребез урамнарында шактый агач утыртылды, Бу матур башлангычны дәвам итеп, быел да 2400 агач утырту күздә тотыла. «Нижнекамская ТЭЦ"та эшләүчеләр, беренчеләрдән булып, шәһәрне яшелләндерү акциясенә кушылдылар. Алар Төзүчеләр урамында инде 30 төп каен утырттылар. Бу көздә шәһәр урамнарында пәйда булган агачлар узган ел утыртылып, корып беткән үсентеләр язмышына дучар булмасын өчен, һәр предприятие үзе утырткан агач-куакларны үзе үк карап, су сибеп үстерү бурычы да йөкләнергә тиештер. Бары шул чагында гына "Яшел дулкын" үз кочагына алган яшь үсентеләр корып, юкка чыгып бетмәс.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев