Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Табигать бәла-казалары

18 июльдә районыбыз-ның кайбер авыллары табигать бәла-казаларын-нан зыян күргән. Иртән Югары Чаллы авылында, ике катлы йорт янындагы юл кырыенда, электр чыбыклары үтүче багана яна башлаган. Бу хакта гадәттән тыш хәлләр пультына 5 сәгать 43 минутта хәбәр килә. Вакыйга урынына Югары Чаллының ирекле янгын сагы бригадасы һәм Түбән Камадан район электр...

18 июльдә районыбыз-ның кайбер авыллары табигать бәла-казаларын-нан зыян күргән.
Иртән Югары Чаллы авылында, ике катлы йорт янындагы юл кырыенда, электр чыбыклары үтүче багана яна башлаган. Бу хакта гадәттән тыш хәлләр пультына 5 сәгать 43 минутта хәбәр килә. Вакыйга урынына Югары Чаллының ирекле янгын сагы бригадасы һәм Түбән Камадан район электр челтәре оператив бригадасы килеп җитә. Әлеге участокны төп линиядән аергач, 7 сәгать 16 минутта, янгынны сүндерәләр. Баксаң, ут кабынып китү багананы яшен сугудан килеп чыккан икән. Авария нәтиҗәсендә багана сафтан чыккан, Югары Чаллыда 646 кеше вакытлыча электрсыз калган.
Бер килсә, гел килә, диләр - бу көнне табигый бәла-казалар әле аның белән генә тәмамланмаган икән. 13.30-14.30 сәгать-ләрдә районыбызда җилнең бик нык көчәюе күзәтелгән. Бигрәк тә Кармалы авыл җирлегендә аның тизлеге секундка 20-25 метрга кадәр җиткән. Нәтиҗәдә, Кармалыда - 8, Городищеда - 8, Свердловецта 2 торак йортның түбәләрендәге шиферлары каерылган. «Химокам-Агро» җәмгыяте биналары да (терлек тораклары, амбарлар, столяр цехы һ.б.) нык зыян күргән. Берничә урында электр баганалары ауган. Дөрес, социаль объектларга зыян килмәгән. Иң мөһиме, кешеләр гомере өзелмәгән. Шул ук көнне кичкә электр линиясе сафка бастырылган. Кешеләр йорт түбәләрен әкренләп ремонтлыйлар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев