Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Табиблар квартир ала

Узган атнада Түбән Каманың ике табибына Татарстан дәүләт торак фонды программасы буенча яңа квартирга ачкычлар тапшырылды. «Перинаталь үзәкле шәһәр балалар дәваханәсе» медиклары шушы көннәрдә өй туйларын уздырачак. Яңа йорттагы 72 кв. метр мәйданлы квартирларда, сүз дә юк, һәркемгә урын җитәрлек булыр. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының торак бүлеге начальнигы...

Узган атнада Түбән Каманың ике табибына Татарстан дәүләт торак фонды программасы буенча яңа квартирга ачкычлар тапшырылды. «Перинаталь үзәкле шәһәр балалар дәваханәсе» медиклары шушы көннәрдә өй туйларын уздырачак. Яңа йорттагы 72 кв. метр мәйданлы квартирларда, сүз дә юк, һәркемгә урын җитәрлек булыр. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының торак бүлеге начальнигы Илнар Бәдретдинов, сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Венера Рәхимова һәм «Перинаталь үзәкле шәһәр балалар дәваханәсе» баш табибы Рамил Хәмидуллин яңа квартир алучыларга ачкычлар тапшырдылар.
Түбән Камада табиблар җитешмәве һәм яшь белгечләрне шәһәребезгә ничек җәлеп итү турында да еш сөйләшәләр. Эш сүздә генә калмый, шуның нәтиҗәсе буларак, Түбән Камага ел саен 20дән артык яшь медик килә. Узган елда гына да медиклар рәтен читтән килгән 29 табиб тулыландырды. Аларны вакытлы торак белән тәэмин итәләр. 2016 елда аларга квартир алу өчен «Социаль ипотека»да катнашу мөмкинлеге тудырылды.
Шәһәр җитәкчелегенең килгән табибларны Төзүчеләр урамындагы 2нче поликлиниканың иске бинасына урнаштырырга дигән ниятләре дә бар иде.
Ә менә Татарстан Президенты катнашында узган сессия барышында әлеге хәлдән чыгу юлы табылды. Ул чакта Татарстан Республиксы Президенты каршындагы «Дәүләт торак фонды» катнашында торакның бер өлешен яшь белгечләргә арендага бирергә, дигән карарга килделәр. Түбән Камада күп торак йорт төзелүен исәпкә алып, хәлдән чыгу мөмкинлеге табылды.
Шулай итеп, тиз арада документларны да рәсмиләштерә башладылар. «Барысы да уйлаганча җиңел генә булмады, - дип искә ала сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова. - Алдыбызда очраган кыен мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм иткәннәрнең барысына да рәхмәт. Түбән Кама мэры Айдар Метшин да, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге дә һ.б. ярдәм күрсәтте. Менә әлеге эшнең беренче нәтиҗәсе - участок балалар табибы һәм акушер-гинеколог яңа квартир ачкычлары алды.
Медиклар сафына киләчәктә дә яңа кадрлар өстәлер дип көтелә. 2017 елда медицина югары уку йортлары, академияләре, университетлары чыгарачак яшь медикларның беренчел табиб белгечлекләре буенча китәчәкләрен ишеткәнсездер. Моның ничек буласын әлегә тәгаенләү авыр. Ләкин нәкъ менә беренчел белгечләрне - терапевтларны, балалар табибларын көтәбез. Табиблар күбрәк тупланган саен, кешеләрне дәвалау мөмкинлеге дә киңәя».
Яңа квартир ачкычларын алучылар - участок балалар табибы Рамилә Гарипова һәм акушер-гениколог Татьяна Лушова - икесе дә «Перинаталь үзәкле шәһәр балалар дәваханәсе»ндә эшли. Р.Гарипованың балалар дәвалау тәҗрибәсе бик зур: Сарманда эшләгән. Түбән Камага гаилә хәле буенча килгән. Хәер, шәһәр үзенә дә бик ошый икән. Әйтүенчә, ул шундый киң квартир алырмын дип көтмәгән дә була.
Квартирларны, беренче чиратта, нәкъ менә шушы хезмәткәрләргә бирү очраклы түгел. «Перинаталь үзәкле шәһәр балалар дәваханәсе» баш табибы Рамил Хәмидуллин әйтүенчә, бу ике табибның да гаиләләре һәм ике балалары бар. Квартирларның мәйданнары нәкъ менә 4 кешелек гаиләгә исәпләнгән. «Әлбәттә, бу бик шатлыклы вакыйга. Әлеге проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итүчеләрнең барысына да: шәһәребез һәм республика җитәкчелегенә, «Дәүләт торак фонды»на рәхмәтлебез. Квартирлар җылы, киң һәм якты. Бу программаны тормышка ашыру, кадрлар җәлеп итү белән бергә, хәзер эшләүче медицина хезмәткәрләренә йөкләнешне дә киметер. Һәм, беренче чиратта, балалар һәм өлкәннәр сәламәтлегендә дә чагылыш табар. Әлбәттә, беренче чиратта, реаниматолог һәм неонатолог белгечлекләренә өстенлек бирәчәкбез. Чөнки алар бик кирәк».
Хәзерге вакытта арендага торак алу өчен чиратта 19 кеше тора. Әлеге программа буенча аларга квартирлар яңа йортлар кайчан төзелеп бетүгә карап бирелер. Венера Рәхимова сүзләренчә, тулаем алганда, Түбән Кама дәваханәләрендәге, шул исәптән, Түбән Кама күптармаклы үзәк район дәваханәсендәге, яңа килгән 37 хезмәткәрне торак белән тәэмин итү бурычы тора.
Алсу ЮМАТОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X